Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 гыйнвар 2023, 14:13

Төчкерүдән тыелып калу зыянлы

Моны белә идегезме? 

Төчкерүдән тыелып калу зыянлы
Төчкерүдән тыелып калу зыянлы

Төчкерү - организмның табигый реакциясе, ул тын алу юлларын аллерия китереп чыгаручы матдәләрдән, тузан, вируслар һәм бактерияләрдән саклый һәм чистарта. Шуңа күрә, төчкерү рефлексын тыю сәламәтлек өчен зыянлы. Ул отит, бүсер килеп чыгуга һәм хәтта ашказаны өзелүенә дә китерергә мөмкин (мондый очраклар да булган). Шуңа күрә, төчкерәсе килгәндә, кешеләр янында булсагыз да, оялып тормагыз, авызыгызны каплап, читкә борылып, рәхәтләнеп төчкерегез.

Динебез дә төчкерүне Аллаһның хәерхаһлыгы дип карый. Ислам төчкерүне сәламәт гадәт санаганлыктан, аны тыймый, бу күренешкә каршылык күрсәтергә кушмый. Тик төчкергәч, “Әлхәмдүллиләһ” (Аллаһка барлык мактауларыбыз) дип әйтергә кирәклекне онытмагыз! Сәламәт булыгыз! 

Автор фотосы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: