Сәламәтлек
27 гыйнвар 2023, 06:58

Балык консервасы яратасыңмы?

Күпләр кибеттән сатып алынган консервалар зыянлы дип уйлый.

Балык консервасы яратасыңмы?Балык консервасы яратасыңмы?
Балык консервасы яратасыңмы?

Күпләр кибеттән сатып алынган консерваларда төрле зарарлы консервантлар, буяулар һәм стабилизаторлар кушылган булуы куркыныч тудыра дип уйлый. Ләкин галимнәр әйтүенчә, андагы төп зарар – тоз һәм шикәр. Мәсәлән, 100 грамм балык яки ит консерваларында тозның тәүлеклек нормасының өчтән бер өлеше булырга мөмкин. Ә җиләк-җимеш сиробында – 2 кашык шикәр. Хәер, без елгадан тоткан балыкны да тозсыз пешермибез, балан-карлыганны да шикәрсез кашыклап ашамыйбыз инде...

    Консервалардагы тозы яки шикәре күбрәк булган бер порция ризыкны ашауның зыяны, әлбәттә, юк. Ләкин бу даими рәвештә кабатланса, кан басымы ешрак күтәрелә башлавын яки шикәр чире килеп чыгуын көт тә тор.

Фото: rg.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас