

Сорау:
Кадерле редакция! Ике ел инде аягыма авырлык белән басам, чөнки үкчәмә сөял үскән. Нинди генә мазьлар сылап карамадым, файдасы тими.
Бәлки, халык медицинасында нәтиҗәле чаралар бардыр. Берничәсе турында язып чыгыгыз әле, зинһар.
Җавап:
Озак җәяү йөргәндә, уңайсыз аяк киеме кигәндә табан астында, үкчәдә сөялләр барлыкка килә һәм кешегә бик күп җәфалар китерә. Әлбәттә, бүген аны медицина аппаратлары ярдәмендә “онтау” да мөмкин, ләкин башта халык медицинасы рецептларын кулланып карау дөресрәк булыр. Бүген тәкъдим итәчәк рецепт ярдәмендә сөялдән котылу өчен ике тәүлек кенә вакыт кирәгәчәк. Ул күп кешегә килешә.
Дәваланыр алдыннан башта аякларны кайнар суда тотып, тирене йомшартырга кирәк. Ә дәвалану ысулы болай:
Игътибар! Аяк киеменең уңайсыз, тар булуы, гел биек үкчәдә йөрү, аяк киеме табанының артык каты булуы да сөял чыгуга китерә. Шуңа да һәрчак уңайлы аяк киеме кию һәм аякларны тәрбияләп тору сезне бу уңайсызлыктан коткарыр.
Фото: orimos.ru