

Без ризык әзерләгән вакытта тоз салабыз.
“Шулай да күп кешеләр тәлинкәгә тоз өстәвен дәвам итә һәм шулай итеп үзләренең гомерләрен кыскарта”,- дип ышандыра безне галимнәр. Бу хакта дәрәҗәле European Heart Journal журналы да язып чыккан. Хәзер ышанмый кара: алларына килгән ризыкларына тоз өстәүчеләр, тоз өстәмәүчеләр белән чагыштырганда, гомерләрен 28 процентка кадәр кыскарталар икән.
Игътибар: көн саен туклануда тоз куллануны азга гына киметкәндә дә, кешеләрнең гомерләре озаер һәм сәламәтлекләре дә ныклырак булыр иде.
Фото: progorod33.ru