

2022 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 100 мең кешегә 467 очрак тәшкил иткән. Бу «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» Федераль проекты тарафыннан билгеләнгән 486 очракта максатчан күрсәткечтән түбәнрәк.
Республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә аларны диагностикалау һәм дәвалау системасын үстерү турында фикер алыштылар.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, 2022 елда федераль проект кысаларында әлеге максатларга 820 млн. сум, шул исәптән 47 млн. сумнан артыгы – республика бюджетыннан юнәлтелгән.
- Дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин.
- Әйтик, 2019-2022 елларда 112 берәмлек медицина җиһазы, шул исәптән биш ангиографик җайланма сатып алдык.
Министр шулай ук 2022 елда Башкортстанда йөрәк һәм кан тамырларында барлыгы 26 627 операция һәм хирургия диагностикасы процедуралары үткәрелүен хәбәр итте.
Республикада үлем-китемне алга таба киметү өчен телемедицина консультацияләрен, шулай ук кардиохирургияның өр-яңа ысулларын актив кертергә планлаштыралар.