

2022 елның 11 аенда республикада 1176 703 кеше диспансерлауның беренче этабын һәм профилактик медицина тикшерүләре үткән.
Статистика буенча, пациентларның 38 проценты гына профилактика үтү максаты белән медицина оешмаларына килә. Диспансерлау хроник авыруларны, инвалидлыкны, вакытыннан алда үлем очракларын киметү һәм гомер озынлыгын арттыру өчен үткәрелә.
Өлкәннәрне тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2022 елның 11 аенда 149 450 авыру очрагы ачыкланган. Алар арасында беренче урында – йөрәк-кан әйләнеше системасы авырулары (38 430 очрак), икенче урында – ашкайнату органнары чирләре (19 154 очрак), өченче урында сулыш органнары авырулары (6 434 очрак) тора.
Диспансерлауны даими узу инвалидлыкка һәм үлемгә китерүче төп сәбәб булган иң куркыныч авыруларны ачыкларга яки аларны дәвалауны вакытында башларга ярдәм итә.