“Доктор, бүген кулымдагы сәгать бик тә начар йоклавымны күрсәтте. Тирән йокы фазам бозылган икән”. Менә шундый сораулар белән табибка баручы кешеләр арта бара икән бүген...
Күпләр исә табибка да барып тормый, ә даруханәгә кереп йокы даруы сатып ала һәм аны эчә дә башлый.
Безнең илдә йокы проблемасы белән шөгыльләнүче табиб-сомнологлар әлегә бик аз. Күпләрнең аларга эләгү мөмкинлеге юк. Шуңа да бүген сезнең игътибарга белгечләрдән берничә киңәш җиткерәбез, дуслар:
- Бүген көн-төн рекламаланган “акыллы сәгать”ләрнең берсе дә тиешле сертификат үтмәгән. Бу үзе үк шик тудырырга тиеш!
- Әлбәттә, мондый гаджетлар сезнең ничә сәгать урында ятуыгызны, “җиңелчә”, “каты” йокы фазаларын билгелидер. Җитештерүчеләр әйтүенчә, алар медицина корылмаларында тикшерү үткән. Ләкин берсенең дә әлегә кадәр җитди һәм белгечләрне инандырырлык дәлилләр китергәне юк.
- Дуслар! Әгәр дә тыныч булмаган йокы, гырылдау яки тын алу тукталып тору белән бәйле проблемаларыгыз бар икән, вакытыгызны әрәм итми тизрәк табибка күренегез. Участок табибы, әгәр кирәк дип таба икән, сезгә табиб-сомнологка юллама бирер.
- Фото: smarterra.ru