

Хәтта җиңел генә баш сөяге-мие травмалары (ЧМТ) алган кешеләрнең дә тормыш сыйфатлары үзгәрә: алар еш кына баш авыртуга, йоклый алмауга, кәеф һәм хәтер начараюга һ.б. билгеләргә зарлана. Боларның барсы да якыннары белән мөнәсәбәтләр начараюга китерергә мөмкин, ди тикшерүләр үткәргән галимнәр.
Ире яки хатыны баш сөяге-мие травмасы алган гаиләләрнең өчтән бере таркала, дигән мәгълүмат бирә статистика. Индиана университеты галимнәре бу уңайдан күп тикшеренүләр үткәргән. Анда 1,4 мең кеше катнашкан, баш сөяге-мие травмасы үткәргән вакытта гаиләле булган кешеләрнең уртача яше 44 булган. Авыручыларның дүрттән өч өлешен ирләр тәшкил иткән.
Алып барылган күзәтүләр шуны күрсәткән: ун ел дәвамында 100 процент гаиләләрнең 66 проценты гына сакланып калган. Аерылышучыларның 68 проценты ир яки хатын баш сөяге-мие травмасы алганнан соң биш ел эчендә аерылышкан. Тагын да 39 проценты – чирләүнең беренче елында ук.
Элегрәк Америка галимнәре үткргән тикшерүләр күпчелек пациентларның (90 процент) баш сөяге-мие травмасы алганнан соң 3 ай эчендә уңышлы дәвалануын ачыклаган иде. Ләкин шунысы борчуга сала: хатын-кызларда бу чир, ирләргә караганда, озаккарак сузыла икән. Кайсыбер гүзәл затлар чирләп бер ел вакыт үткәч тә хәтерләре яхшырмауга, игътибарларын туплый алмый интегүләренә зарланган. Нигездә, алар 35-49 яшьтәге кешеләр.
Фото: celt.ru