Сәламәтлек
26 декабрь 2022, 21:39

Яңа ел төнендә күпме эчәргә ярый?

Алкоголь турында сүз бара.

championat.comchampionat.com
Фото:championat.com

Алтай крае Сәламәтлек саклау министрлыгының  психиатр-наркологы Андрей Иванов Яңа ел төнендә 200 грамм шәраб яисә шампан шәрабы һәм 150 граммм каты спиртлы эчемлекләр эчү белән чикләнергә киңәш итте.

Иванов сүзләренчә, “алкогольнең иң хәвефсез дозасы – ноль дозасы (бөтенләй эчмәү дигәнне аңлата)”, әмма бу идеалга русиялеләр,  аның фикеренчә, тиз генә барып җитә алмаячак әле, шуңа Яңа ел төнендә эчкән эчемлекләрнең күләмен булса да чикләү кирәк.

Фәнни тикшеренүләр һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә ярашлы, сәламәтлек өчен әллә ни зыянсыз 150 грамм аракы,  коньяк яисә башка каты алкогольле эчемлек, 200 грамм коры шәраб  яисә шампан шәрабы эчәргә була. Рөхсәт ителгән сыра күләме бераз артыграк – ярты литрдан бер литрга кадәр.

Шул ук вакытта, нарколог фикеренчә, югарыда язылган алкоголь күләмен акрын эчәргә кирәк. Аннары, Яңа ел төнендә ниндидер бер эчемлек сайлау яхшырак. Аны башкалар белән кушарга кирәкми. Спиртлы эчемлекләр артыннан газировка эчү яисә шоколад кабып кую да киңәш ителми. Югарыда язылган киңәшләргә колак салганда махмырдан ул кадәр  җәфаланмассыз да. Бәлки.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас