Сәламәтлек
24 декабрь 2022, 06:44

Баш табиблар социаль челтәрләргә кушыла

 “ВКонтакте” һәм “Одноклассники”да 65 медицина учреждениесенең үз сәхифәсе бар.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстанда 65 медицина учреждениесе дәүләт оешмасы статусын социаль челтәрләрдә раслаган. Республика белән идарә үзәге әзерләгән аналитиканы баш табиблар өчен үткәрелгән семинарда тәкъдим иттеләр.

2022 елның 1 декабрендә 8 санлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Аларга ярашлы, дәүләт оешмалары, шул исәптән сәламәтлек тармагыныкылар да, “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә үз сәхифәләрен булдырып, аны “Госуслуги” ярдәмендә раслап, алып барырга тиеш. Моннан тыш, “Госпаблики” системасына кушылып, атна саен дүрттән дә ким булмаган язма урнаштырырга кирәк.

“Безнең медицина учреждениеләре, баш табиблар үз сәхифәләрен актив алып бара. Алар файдалы язмалар урнаштыра, киңәшләр бирә, укучыларның сорауларын җавапсыз калдырмый. Кешеләр өчен бу бик мөһим”, – ди сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

“Госпабликларда, шәһәрнең көнүзәк яңалыкларыннан тыш, кешеләр мөрәҗәгатьләр дә яза. Тиздән аерым дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк”, – ди “Төбәкләр диалогы” генераль директоры урынбасары Андрей Цепелев.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас