Сәламәтлек
23 декабрь 2022, 14:55

555 көн... йөрәксез яшәгән

Алай гына түгел, ясалма “йөрәген” рюкзакка салып йөрткән.

555 көн... йөрәксез яшәгән555 көн... йөрәксез яшәгән
555 көн... йөрәксез яшәгән

Стэн Ларкин донор йөрәге көтеп...  555 көн йөрәксез яшәгән. Быел май аенда Мичиган университетының Франкель йөрәк-кан тамырлары үзәгендә  табиблар аңа яраклы донор йөрәген тапканнар һәм 25 яшьлек пациентны ясалма йөрәк җайланмасыннан аерганнар. Бу җайланма белән егет  ел ярымнан артык яшәгән.

 Стэнны дәвалаучы  кардиолог, Мичиган университетының кардиохирургия докторы Джонатан Хафт, егетне беренче тапкыр күргәч, ул бик, бик авыру иде, дигән.

"Мин Стэн белән беренче тапкыр танышкач, ул безнең интенсив терапия бүлегендә үләргә ята иде", диде Хафт.

Ларкин  Мичиганда  вакытлыча ясалма йөрәк белән “яшәүче” беренче пациент була. Аңа системаның бер өлешен һәрвакыт рюкзагына салып йөртергә туры килә.

Үзенең йөрәк авыруы турында бу сөйкемле егет беренче тапкыр 16 яшендә баскетбол мәйданчыгында белгән, чөнки уйнаганда  хәлсезләнеп егылган.

Матбугат конференциясендә Стэн болай  дигән: "Миңа  үзен биргән донорга рәхмәт әйтәр идем дә бит... Аның  гаиләсе белән танышырга теләр идем. Алар минем белән очрашырга теләр дип ышанам."

Донор йөрәге күчереп утыртылган кешеләрнең үзләрен саклап, сәламәтлекләрен кайгыртып яшәгән хәлдә ким дигәндә 11-20шәр ел яшәүләре билгеле, диләр табиблар.  Бу егеткә дә Ходай озын бәхетле гомер насыйп итсен))

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас