

Башкортстанга яңадан маска режимы кайта. Сәбәбе билгеле – грипп һәм кискен респиратор вируслы чирләр нык тарала башлады.
Атна башында чирләүчеләрнең рәсми саны 48 меңнән арткан иде. Өстәвенә, табибка мөрәҗәгать итмәүчеләр дә шактыйдыр, мөгаен. Шуңа Роспотребнадзорның республика буенча идарәсеннән саклану чараларын көчәйтергә кушканнар.
Сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау учреждениеләренә кергәндә битлек кию сорала. Сыйныфта укучыларның 20 проценттан артыгы чирләсә, мәктәп җитәкчелеге сыйныфны карантинга җибәрә ала. Чир билгеләре булганда эшкә йөрмәвең дә хәерле. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк. Битлек турында да онытмыйк.