Сәламәтлек
20 декабрь 2022, 19:27

Грипптан соң авыр өзлегүләр ихтималы зур

Быел грипп белән чирләдегезме әле?

Ә.Бикмурзина.Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

Респиратор инфекцияләрнең иң авырыннан саналган грипптан соң үпкәләр һәм йөрәккә зыян килүе бар. Бу хакта  Роспотребнадзор белгече Александр Горелов сөйләде.

Грипптан соң иң авыр өзлегү дип эпидемиолог грипп пневмониясен атады. “Йөрәк һәм барлык органнарның һәм системаларның зарарлану ихтималы бар. Грипп – организм өчен көчле стресс, ул барлык органнарга һәм системаларга да тәэсир итә”, – диде Горелов, бу очракта үпкәләрнең өзлегүләргә иң бирешүчән  орган икәнен ассызыклап.

Грипп йоктыруга 5 яшькәчә балалар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулы кешеләр ныграк дучар, ди. Балаларның гриппка булган көчле реакциясе иммунитетның формалашуы белән бәйле, икән. “Өлкәннәрдә – киресенчә. Аларда иммунитетның йокыга талу феномены бар. Юкка гына өлкәннәрнең һәм яшьләрнең күп проблемаларга охшаш реакцияләре булу хакында сүз йөртелми”, – ди Горелов.

Моннан тыш, бүген күп үсмерләр дә чирли. “Алар очрагында авыручанлык югары социаль активлык белән бәйле – бу яшьтәге төркем профилактика чараларына (мәсәлән, битлек киюгә, куллар юуга)  әллә ни игътибар итми”, – дип тәмамлады сүзен табиб.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас