Сәламәтлек
20 декабрь 2022, 11:33

Тартып алыргамы, карап торыргамы?

Бала кәнфиткә "күмелеп" калмасын дисәгез...

Тартып алыргамы, карап торыргамы?Тартып алыргамы, карап торыргамы?
Тартып алыргамы, карап торыргамы?

Якынлаша! Уңнан, сулдан, эштән, мәктәптән, түгәрәктән, балалар бакчасыннан кәнфит тулы капчыклар кайта торган көннәр якынлаша!

Һәм ата-аналар алдында җитди сорау туа: нишләргә? Кәнфит тулы капчыкны бала кулыннан тартып алсаң да килешми... Калдырсаң да дөрес түгел. Чөнки һәр әзер “Кыш бабай бүләгендә”  1 кгга якын төрле кыяфәттәге ялтыравыклы тышлы кәнфитләр, мармеладлар, шоколадлар, чупслар, сагызлар тутырыла. Ә аларның яртысы “химия” икәнен син аңлыйсың.

Яңа ел бәйрәмнәре һәм аңа кушылып килгән каникуллар тоташ тәм-том ашауга әйләнеп, бала сәламәтлегенә зыян китермәсен өчен түбәндәге киңәшләрне исәпкә алырга тәккъдим итәбез.

  • Булдыра алган кадәр бала кулына тоттырганчы ук күчтәнәчләрне киметегез. Очсызлы кәнфит урынына очсызлы уенчык салсаң да зыяны азрак булыр.
  • Кәнфитләрнең срогын карап чыгыгыз. Бала белән кайсын алданрак ашарга кирәклеген ачыклагыз.
  • Шәхси “капчык”тагы тәмлекәчләр белән бүлешүен сорагыз. Бу баладан тартып алу түгел! Беренчедән, бүлешүдән ул да канәгатьлек алачак. Икенчедән, ашашучылар күбрәк булган саен баланың сәламәтлегенә зыян азрак була.
  • Туклыклы итеп ашаганнан соң гына кәнфитләргә чират җитәргә тиеш.
  • Баллы-татлы ашаганда мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә кирәк.
  • Саф һавада йөрү дә мөмкин булганча ешаерга тиеш.
  • Фото: mavink.com
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас