Сәламәтлек
20 декабрь 2022, 04:26

Грипп йоктыру ихтималын 100 тапкырга киметеп була, ди

Барысы да үзебезнең кулларда.

Ә.БикмурзинаӘ.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Бөтенесе дә битлекләрне дөрес кисә, грипп йоктыру ихтималын 100 тапкырга киметеп була, дип белдерә табиб-аллерголог-иммунолог Владимир Болибок.

Белгеч сүзләре буенча, кеше сәламәт һәм  гриппка каршы прививка ясатмаган булса, әмма шул ук вакытта битлек киеп йөрсә, чир йоктыру ихтималы 20 тапкырга кими. Әгәр грипп белән чирле кеше битлек  киеп йөрсә, аның  тирә-яктагыларга чир йоктыру ихтималы 5 тапкырга азая.

“Әгәр инде вируслы да, сәламәт кешенең дә  борыннары ябык икән,  бу ихтимал 100 тапкырга кими”, – диде Болибок авыруны җиңү юлын. Авыручанлыкны киметер өчен барысы да битлек киеп йөрергә тиеш, дип сөйләде эксперт. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас