Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 декабрь 2022, 18:46

Кар көрәп инфаркт алырга мөмкин?

Табиб-кардиолог кемнәргә кар көрәргә ярамаганлыгы турында сөйләгән.

youla.ru Кар көрәп инфаркт алырга мөмкин?
Кар көрәп инфаркт алырга мөмкин?Фото:youla.ru

Кар яуганны яратабыз, аеруча көрәк алып ишек алларын кардан көрәргә. Әмма... табиблар бу эшнең кайберәүләргә куркыныч булуы турында әйткән.

Йөрәк-кан системасында проблемасы булган кешеләрне бу шөгыль инфарктка китерергә мөмкин һәм йөрәге авырткан кешеләргә кар көрәү аеруча куркыныч диләр.

Табиб-кардиолог Тамаз Гаглошвили әйтүенчә, әгәр кеше үзенең йөрәге торышын белми икән, беркайчан да спорт белән шөгыльләнмәгән булса, инфаркт алу куркынычы арта. Физик күнегүләрне акрынлап арттырырга киңәш итә ул.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: