Сәламәтлек
15 декабрь 2022, 06:30

Сәламәт хезмәткәр – яхшы хезмәткәр

Бу атна – эш  урынында  сәламәтлегебезне кайгырту атнасы.

Сәламәт хезмәткәр – яхшы хезмәткәрСәламәт хезмәткәр – яхшы хезмәткәр
Сәламәт хезмәткәр – яхшы хезмәткәр

Вакытыбызның күп өлеше эш урынында үтә. Озак-озак компьютер артында утырулар, гәүдәбезнең аз хәрәкәтләнүе безнең файдага түгел. Нишләргә соң? Бераз вакытыбызны  гади генә физик күнегүләргә бүләргә кирәк.

Ярты сәгать саен  эшебезне куеп торып, ары-бире йөреп алу, кулларны болгасак, уңга-сулга бөгелеп күнегүләр ясасак, тәнебез язып китәр. Кан йөреше яхшырыр.

Озак вакыт компютер артында утыру  күзләрнең начар күрүенә, баш авыртуларга китерә,шуңа күрә күзләргә дә гади генә гимнастика ясап алу тик файдага булачак.

Шулай ук сәламәт туклануга игтибар бүләргә  онытмагыз.Эш көнендә яшелчә, җиләк-җимешләр капкаларга, бүлмәне ешрак җилләтергә һәм кимендә ике литр су эчәргә тырышырга кирәк.

Төнегезне дә, төрле сериаллар карамый, йоклап үткәрергә тырышыгыз.

Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәгез, бернинди арулар сизмәссез һәм яраткан эш урыныгызга  һәрвакыт күтәренке кәеф белән килерсез.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас