

БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә үткән утырышта махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарны савыктыру буенча хезмәт күрсәтүләрне финанс яктан тәэмин итү һәм шифаханә-курорт оешмаларына чыгымнарны каплау өчен төбәк бюджетыннан субсидияләр бирү мәсьәләсен карадылар.
–Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтү – туп мәсьәләләрнең берсе. Шундый чараларның берсе – шифаханә-курорт дәвалавы буенча хезмәтләр күрсәтү, – диде Андрей Назаров. – Шифаханә-курорт системасы республикада шактый үсешкән. Бездә дәвалау-профилактика хезмәтләре күрсәтүче 9 дәүләт шифаханәсе һәм шәхси санаторийлар да бар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны савыктыру өчен без алдагы елга бюджетта 100 миллион сумга якын акча бүлдек.
Чыганак: pravitelstvorb.ru