Сәламәтлек
13 декабрь 2022, 12:31

Үлем күрсәткечләре кими

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

БР Хөкүмәтенең премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә үткән утырышында  яман шеш белән авыру һәм онкологик чирләрдән үлем очракларын киметү буенча күрелгән чаралар хакында әңгәмәләштеләр.

2020 елда яман шеш авыруларыннан үлем очракларын киметүне тәэмин итү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә куелды. Премьер-министр бу уңайдан күрелгән чараларны тулы рәвештә гамәлгә ашыруның һәм “Онколгик авырулар белән көрәш” төбәк программасының максатлы  күрсәткечләренә ирешүнең никадәр мөһим икәнлеген ассызыклады.

–Әлеге программага ярашлы, республикада үлем күрсәткече 100 мең кешегә 173,3 очрактан артып китәргә тиеш түгел. Медицина учреждениеләрендә  яман шешнең 56%тан да ким булмаган очрагы иртә стадиядә ачыкланырга тиеш. 70 проценттан да ким булмаган яман шеш белән авыручылар диспансер күзәтүенә алынырга тиеш. Бүген республикада яман шеш белән авыручылар арасында үлем очраклары илдәге гомум күрсәткечләрдән  кимрәк һәм арытаба да кимүгә бара, – дип билгеләде Андрей Назаров. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас