Сәламәтлек
12 Декабря 2022, 06:14

Чаңгыларга бастык!

Кышкы спортны каршылыйбыз.  

Чаңгыларга бастык!Чаңгыларга бастык!
Чаңгыларга бастык!

Кышкы спортны каршылыйбыз.


Шушы көннәрдә Чакмагышның «Карагай» чаңгы базасында  2022-2023 ел чаңгы спорты мизгелен ачу тантанасы гөрләп үтте.  Бу спорт төрен бар да көтеп алды. Ә ярышларда аеруча зур активлыкны Чакмагыш авылының 1 санлы мәктәбе укытучылары күрсәтте.

Вяселева Ләйсән Һади кызы, Каникәева Резеда Фирдәвес кызы, Сәетова Юлия Рамил кызы елгырлык һәм җитезлек күрсәтте.

Яшь категорияләрендә:
1) 18 – 35 яшьлекләр арасында:
3 урынны –Юлия Рамил кызы Сәетова (рус теле һәм әдәбияты укытучысы);
2) 50-64 яшьлекләр арасында:
3 урынны Ләйсән Һади кызы Вяселева (татар теле һәм әдәбияты укытучысы) яулады. Котлыйбыз, мондый яхшы үрнәкле укытучылар күбрәк булсын!

Ярышта катнашучылар күтәренкә кәеф, саф һавадан шифа, онытылмас тәээсоратлар алды.

Чаңгыларга бастык!
Чаңгыларга бастык!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас