

Бүгенге көндә 60 сыйныф карантинда, ябык мәктәпләр юк. Бу турыда республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин игълан итте.
Министр шулай ук грипп һәм кискен респиратур инфекция таралу куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәл начарланган очракта, мәктәпләр СанПин 3.3686-21 санитар кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә эшләргә тиешлеген искә төшерде. 2694 пункт буенча, кискен инфекция аркасында 20% яки аннан да күбрәк балалар чирли икән, федераль дәүләт санитар һәм эпидемиологик күзәтчелек үткәрергә вәкаләтле орган кушуы буенча, уку йорты башлыгы уку процессын туктатырга карар итә һәм чикләү кертә.
“Шул ук вакытта карантин кертү уку процессын туктатыр өчен сәбәп түгел. Закон буенча, белем бирү учреждениеләре уку процессында катнашучылар өчен уңайлы булган дистанцион уку формаларына күчү белән, уку процессын дәвам итәргә тиеш. Карарны мәктәп директоры кабул итә. Барлык методик тәкъдимнәр дә мәгариф оешмаларына җиткерелде”, - диде Айбулат Хаҗин.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ