

Көзге-кышкы чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Респиратор вируслар йоктырып табибка килүчеләр көннән-көн арта. Грипп эпидемиясе әле рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, авыручылар көннән – көн арта. Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
Иң мөһиме - өшемәскә. Моның өчен яхшылап киенү генә җитми, калорияле ризыклар белән тукланырга да кирәк, чөнки организмның тыштан гына түгел, эчтән дә җылынуы мөһим. Икенчедән, иммунитетны ныгыту киңәш ителә. Аның өчен поливитаминнар, аеруча С витаминын кулланырга кирәк. Сарымсак, суган, тозлы кәбестә, имбир тамыры, лимон һәм грейпфрут кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашау файдалы. Авызыгызны тозлы су белән чайкатып торыгыз, кулларыгызны ешрак юыгыз.
Әгәр инде авырый башлагансыз, температура күтәрелүен, хәлсезлекне сизәсез икән, тиз арада дәваланырга керешегез. Җылы итеп киенергә һәм тирләргә кирәк. Моның өчен бал һәм мәтрүшкәле кайнар чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе, содалы сөт эчегез. Ләкин тирләгәннән соң киемегезне корыга алыштырырга онытмагыз. Чирлисез икән – аяк өсте йөрмәгез. Авырган килеш эшкә яки укырга бармагыз, чирегезне башкаларга йоктырмагыз. Больничный алыгыз. Хәзер моның өчен поликлиникага барып йөрисе юк, фельдшерны чакырыгыз, ул участок табибы белән элемтәгә керәчәк һәм сезгә больничный ачачак.
Грипп һәм салкын тию ни белән аерыла?
Грипп вакытында хәл кинәт начарлана, 38-39 градус температура 3-4 көн дәвамында саклана, калтырау, күзне йөрткәндә дә баш авырту була, аны хәтта авыртуны баса торган дарулар белән дә җиңеп булмый, 2-3 тәүлектән соң томау, тамак төбе авырту барлыкка килергә мөмкин, төчкерү гадәттә булмый, еш кына күзләр кызара, нык арыганлык, йокысызлык сизелә.
Салкын тигәндә тән температурасы якынча 38 градуска кадәр күтәрелә, тән сызлау барлыкка килә, йөткерү-төчкерү туктамый, бер тәүлек яки аннан күбрәк югары температура торганда йокысызлык, баш авыртуы барлыкка килергә мөмкин. Авыруның беренче билгеләрендә үк 24 сәгать эчендә вируска каршы препаратлар, дарулар куллану файдалы.
Күп итеп су эчәргә, С витаминына бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Мөстәкыйль дәваланырга ярамый. Табиб чакыртырга кирәк. Гадәттә, югары температура авыруның иммунитетына бәйле рәвештә 3-7 көн күзәтелергә мөмкин. Авырып китсәгез, өйдә калыгыз, авырган балаларны балалар бакчасына, мәктәпләргә җибәрергә ярамый.
Вакытында дәваланмаган грипп пневмония, борын куышлыгы ялкынсынуы, нерв белән бәйле авыруларга китерергә мөмкин.
Әгәр янәшәдәгеләр авырыйлар икән маска киеп йөрсәң ышанычлырак.
Тозлы су белән борынны юдыруны кагыйдәгә кертергә кирәк.
Онытмагыз: гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый.
Туйганчы йоклау, тиешенчә ял итү мөһим. Бүлмәне җилләтү, микробларны үтерә торган кварц лампаларын куллану да вирусларны киметә.
Ял көннәрендә кешеләр күп җыелган урыннарда булудан тыелып торыгыз!
Үз сәламәтлегебезне иң башта үзебез кайгыртырга өйрәник.
Чыганак:kp.ru
Фото:kp.ru