Сәламәтлек
8 декабрь 2022, 08:00

Табибларга яңа түләүләр билгеләнде

"Байыйлар икән", дияр кемдер...

Табибларга яңа түләүләр билгеләндеТабибларга яңа түләүләр билгеләнде
Табибларга яңа түләүләр билгеләнде

Русиядә сәламәтлек саклау өлкәсе  хезмәткәрләре махсус айлык өстәмә түләүләр алачак.

     Вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, хөкүмәт тәкъдиме буенча Русия Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренә махсус өстәмә түләүләр билгеләү турында карар кабул итте. Бу максатларга 2023 елда 152,4 млрд. сум каралган.

     Әйтик, район үзәк дәваханә табиблары ай саен 18,5 мең сум өстәмә акча алачак. Беренчел звено табиблары – 14,5 мең сум, ашыгыч ярдәме табибларына 11,5 мең сум акча каралган.

    Район һәм район хастаханәләренең урта медицина персоналы өчен айлык өстәмә 8 мең сум тәшкил итәчәк. Поликлиникаларның, ФАПларның, табиб амбулаторияләренең урта медицина персоналы өчен – 6,5 мең сум, ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары һәм шәфкать туташлары өчен – 7 мең сум һәм район үзәк хастаханәләренең кече медицина персоналы өчен – 4 мең сум тәшкил итәчәк.

    Чакырулар кабул итүче ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары өстәмә 4,5 мең сум акча алачак.

    “Бу түләүләр  379 мең табибка, 725 мең урта медицина персоналына һәм 65 меңнән артык кече медицина персоналы кагылачак” диде Татьяна Голикова.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас