Сәламәтлек
4 декабрь 2022, 13:32

Гриппның өч дулкыны була, ди

Ә сез быел грипп белән авырдыгызмы?

Русиядә хәзерге эпидемия сезонында гриппның өч дулкыны көтелә. Мондый фикерне йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, әле беренче дулкын бара. «Мөгаен, икенче дулкын Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, гыйнвар урталарында, ә өченче дулкын февраль ахырында булыр», - дип китерә ТАСС Тимаков сүзләрен. Ике-өч атнадан соң грипп белән авыруның хәзерге күтәрелеше кими барачак, дип өстәде ул.

Гриппның икенче һәм өченче дулкыннары җиңелрәк булачак дип әйтеп булмый, чөнки ул иммунитетны формалаштырмый, дип искәртә Тимаков. Ул гриппның һәр төренең үз иммунитеты барлыгын аңлатты һәм кеше алар белән берничә тапкыр авырырга мөмкин.

Гриппның төп штаммнарыннан дүрт валентлы вакцина яклый, дип җиткерә табиб.

Шул ук вакытта грипп ил буенча тиз тарала. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 20 процентка арткан. Хәзер, грипп кына түгел, башка ОРВИ һәм коронавирус вакытында, авыру билгеләрен сизгәндә, дифференциациаль диагностика - грипп һәм коронавируска тест үткәрү мөһим. Чөнки бу инфекцияләрнең симптомнары охшаш, ләкин дәвалау төрле.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Читайте нас