Сәламәтлек
3 декабрь 2022, 04:17

Мөмкинлекләр чикләнмәсен

1993 елдан башлап 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнә.

Мөмкинлекләр чикләнмәсенМөмкинлекләр чикләнмәсен
Мөмкинлекләр чикләнмәсен

Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар ункөнлеге итеп үткәрү традициягә керде. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла. Өйләреннән чыга алмаучылар  янына социаль хезмәткәрләр барып, аларның йорт-кураларын җыештырырга ярдәм итә, ризык тупланмалары алып бара. Бу уңайдан илебездә беренчеләрдән булып оешкан Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан  төбәк  бүлекчәсе дә күп эшләр башкара.

Инвалидлар дип без еш кына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне  атыйбыз.  Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, зур  рух һәм ихтыяр көченә  ия кешеләр күп. Иң мөһиме, җәмгыятьтә аларга карата уңай караш ныгый бара, эш белән тәэмин итү юллары арта, мәрхәмәтлелек киңрәк тарала бара. Әмма хәл итәсе мәсьәләләр байтак әле. Инвалидлар җәмгыятенең төбәк оешмасы рәисе Олег Ротов сүзләренә караганда, республикада бүген 231 мең 900 инвалид яши. Алар янында яшәүче кешеләр, гаилә әгъзаларын исәпкә алганда, инвалидлар белән бәйле мәсьәләләр  кимендә моннан өч тапкыр күбрәк кешегә кагыла.

Әйткәнемчә, физик мөмкин-

челекләре чикләнгән дисәк тә, аларның мөмкинлекләре чиксез. Алар арасында биатлон һәм чаңгы спортында дүрт тапкыр Паралимпия  чемпионы, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Зарипов, иң биек тау кыяларын яулаган Рөстәм Нәбиев кебек шәхесләр байтак. Әмма шул ук кешегә шәһәр шартларында үзенә кирәк урынга баруы  – олы мәсьәлә. Уфаны гына алсак та, җәмәгать транспортына утыру өчен биек баскычтан  менәргә кирәк, учреждениеләрнең күбесендә пандуслар юк. Инвалид балалар укыган мәктәпләрдә дә аерым шартлар юк дәрәҗәсендә. Республикада бүген 50 гә якын коррекция мәктәбе эшли, ди Олег Ростов. Әмма алар да барлык мохтаҗларны канәгатьләндерә алмый.

Һәркемнең дә белем алырга хокукы бар. Әмма, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, барлык балалар да гомум белем бирү мәктәпләрендә укый алмый. Кагыйдә буларак, гадәти мәктәпләрдә ишетү, күрү, сөйләшү сәләте кимчелекле булган балаларны укыту өчен шартлар юк. Мәктәпләр төзегәндә тиешле киңлектәге коридор,  бәдрәф бүлмәләре эшләнми. Моннан тыш, инвалид балаларга мөнәсәбәт тә башкача: аларга даими игътибар таләп ителә торган авырулар, мәктәптә укый алмый торган кешеләр итеп карыйлар. Шуңа кайбер балалар өйдә белем алырга мәҗбүр. Ә бу психологик киртәләр тудыра, баланың яшәү һәм аралашу  дәртен сүндерә дисәк тә арттыру түгел. Үскәч тә ул дәүләт биргән пенсия акчасына гына риза булып, ниндидер рухи үсеш, алга бару, үрләр яулау турында уйлап та карамый.

Куанычка республика җитәкчелеге физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны арттырганнан арттыра бара. Яшьләрне укуга урнаштыру, белемнәрен арттыру, хезмәт урыны табышу –көнүзәк мәсьәләләр  исемлегендә. Бу уңайдан төбәкара һәм ил күләм чаралар да оештырыла, төрле проблемалар күтәрелә һәм аны чишү юллары карала. Мисал өчен, 8-10 ноябрьләрдә Уфада “Киртәләрне җимереп” беренче Бөтенрусия форум-күргәзмәсе үтте. Беренче көнне форумның төп чарасы –“Сәламәтлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү. Яңа проблемалар һәм чишелешләр” пленар утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт рәисе Андрей Назаров, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Стратегик башлангычлар агентлыгы вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

–       Быел ук Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү һәм абилитацияләү  җиһазлары җитештерүче предприятиеләргә ярдәм итү буенча республика программасы эшләнәчәк. Ул моңарчы эшкәртүче һәм җиңел сәнәгатькә, халык-сәнәгать кәсепләренә ярдәм итү буенча кабул ителгән төбәк программаларына охшаш булачак. 2019 елдан башлап республика илдә беренчеләрдән булып реабилитациягә бирелә торган сертификатлар кертте. Ел саен моның өчен 50 миллион сум акча бүлеп бирелә. Нәтиҗәдә “үзенчәлекле балалар”ның 90 проценты диярлек сертификат нигезендә дәүләт ярдәме ала. Сертификатларның һәрберсе якынча 41 мең сум тора, бу сумма ата-аналарга бирелә һәм алар балалар өчен нинди реабилитация  чарасына тотынырга кирәклеген үзләре сайлый. Республикада өстәмә 3 реабилитация үзәге төзеләчәк. “Уңайлы мохит” программасы буенча да күп кенә эшләр башкарыла һәм башкарылачак” , – дип чыгыш ясады Радий Фәрит улы.

Хөкүмәт рәисе Андрей Назаров “Бизнесның социаль-җаваплылык элементы буларак инвалидларны эшкә урнаштыру” темасына чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, республика предрприятиеләре бу яклап яхшы традицияләре белән аерылып тора. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бушлай консультацияләр ярдәменең аерым мәйданчыкларын оештырды. Медицина –социаль экспертиза Баш бюросы мәйданчыгында инвалидлык билгеләү, шәхси реабилитация программасы эшләү, инвалидлык алу буенча нинди документлар җыярга кирәклеге хакында җентекләп аңлатма бирелде. Бу аеруча мөһим чара булды, чөнки инвалидлык билгеләү кагыйдәләре еш кына үзгәреп тора һәм кешеләр инвалидлык юллаганда авыр хәлдә кала.

 Ни кызганыч, инвалид була торып та инвалидлык ала алмыйча йөрүчеләр күп. Инвалидлык алуны гадиләштерү буенча әледән-әле законнар һәм закон актлары, кагыйдәләр кертелеп тора. 2022 елның 1 июленнән яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Яңа кагыйдәләр һәм үзгәрешләр кеше өчен медицина  һәм социаль экспертиза узуны сизелерлек гадиләштерү, бу механизмны ачык һәм аңлаешлы итү өчен эшләнде, диләр. Бу үзгәрешләргә Русия Хезмәт министрлыгының аңлатмасын тәкъдим итәбез.

Тикшеренү үтәргә кем җибәрә ала?

Инвалидлык төркемен, элеккечә, медик-социаль экспертиза бюросы билгели. Элек чирле кешегә яки баласы чирле кешегә үзенең яшәү урыны буенча дәвалаучы табибка барырга туры килә иде. Табиб кирәкле диагностик, дәвалау, савыктыру чаралары үткәргәннән соң, нигезле сәбәпләр булса, медик-социаль экспертизага җибәрде. Яңа кагыйдәләр буенча теләсә кайсы медицина оешмасы табибы экспертиза үтәргә юллама яза ала. Мәсәлән, кеше яшәү урынындагы поликлиникага беркетелгән, ләкин башка медицина учреждениесендә дәваланса, ул шулай ук юллама ала алачак.

Документлар җыеп йөрергә кирәкме?

Үзегезгә документ җыярга туры килмәячәк. Экспертизага барлык документлар, кирәкле мәгълүматлар сез дәваланган яки күренгән медицина учреждениесе тарафыннан җибәреләчәк. Кирәкле документлар исемлеге Хезмәт министрлыгының тармакара килешүе белән ачык билгеләнгән. Элеккечә, медицина һәм социаль- экспертиза бюросы өстәмә мәгълүмат җыюны таләп итә алмаячак. Монсына ышану кыен, әлбәттә.

Инвалидлык билгеләү тәртибе

2022 елның 1 июленнән сез медицина-социаль экспертизаны ничек узуны үзегез сайлый аласыз – шәхсән яки читтән торып. Ләкин шәхси килү кирәк булган очраклар бар:

*өстәмә тикшеренү үтү өчен;

*индивидуаль реабилитация кирәк булса, аның программасын төзү өчен;

*картлар йортында яки интернатта яшәсәгез;

*экспертиза карары белән риза булмасагыз.

Алдан язылу кирәкме?

Әгәр кеше килеп тикшерү үтүне сайлаган булса, электрон реестр аша датаны һәм вакытны сайлый ала. Бу чиратларда торудан азат итәчәк. Шул ук вакытта, әгәр кеше кулын яки аягын кискәннән соң аңа беренчел протез кирәк булса, аңа өч эш көне эчендә экспертиза үткәрергә тиешләр, элеккечә яртышар ел чират тору кирәкмәячәк диелгән яңа кагыйдәләрдә.

Экспертиза карары белән ризалашмасагыз, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Әгәр дә медицина комиссиясенең карары белән риза булмасагыз, МСЭ Баш бюросының яки филиалының җитәкчесенә, үзегезнең риза булмавыгызны белдереп, язма шикаять бирергә була (адресы: 450059, Уфа шәһәре, Гражданнар урамы, 24 санлы йорт). 2023 елның 1 июненнән, телемедицина технологияләрен кулланып, моны ерактан эшләп булачак. 2022 елның июль аеннан илнең барлык экспертиза учреждениеләренә телемедицина технологияләре җиһазлары урнаштырыла башлады. 2023 елның 1 июненнән алар барсы да эшли башларга тиеш дигән максат куелган. Шулай итеп, экспертиза карары белән риза булмаучылар аны кабат үтәргә теләк белдерсә, Мәскәүгә, республика яки өлкә үзәгенә барып йөрмәячәк. Аны, видео сылтама аша кереп, дистанцион үтәргә мөмкин булачак.

Юллама бирмәсәләр, нәрсә эшләргә?

Күп кешеләр поликлиникада табибларның медик-социаль экспертиза үтәргә юллама бирмәүләренә зарлана. Яңа кагыйдәләр буенча, медицина оешмасы экспертизага юллама бирүдән баш тарткан очракта кешегә медицина комиссиясе нәтиҗәләре бирелә. Комиссия карарын өч табиб имзаларга тиеш. Алга таба кеше, комиссия карары белән килешмәвен белдереп, төбәк яки федераль Сәламәтлек саклау министрлыгына, Росздравнадзорга гариза язарга хокуклы. Алар 30 тәүлектән дә соңламый сезне кабат тикшерү үтәргә чакырырга тиеш. Әлеге комиссиягә ышанмыйсыз икән, “бәйсез комиссия” чакыруны таләп итә аласыз.

Әгәр дә кабаттан тикшерү үткәннән соң да инвалидлык билгеләнмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә генә кала.

Фото:rusovok.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас