Сәламәтлек
1 декабрь 2022, 08:55

“Юк!” дип әйтергә өйрән!

 1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

“Юк!” дип әйтергә өйрән!“Юк!” дип әйтергә өйрән!
“Юк!” дип әйтергә өйрән!

Билгеле булуынча, СПИД җенси, парентераль (кан, стериль булмаган энәләр аша), вертикаль (чирле булып та антиретровируслы терапия алмаган әнидән чир баласына күчсә) юллар аша күчә. Һәм киресенчә, кошаклашу,  үбешү, кием-салым, табак-савыт, сулыклар  аша СПИД йогу куркынычы юк.

Зурлар да, балалар да СПИДтан саклану чаралары турында белеп торырга тиеш. Әти-әниләр  балаларына  бу афәтнең  хәвефе турында болай дип аңлатырга тиешләр: “Беркайчан да наркотиклар кулланма! Бер генә мәртәбә татып кара инде, дигәнгә “юк!” дип җавап бирергә кирәк.

Тән, кан белән бәйле процедуралар һәрвакытта да лицензияле медицина оешмаларында гына башкарылырга тиеш.

Пирсинг, татуировкалар ясатканда да ВИЧ эләктерү  куркынычы зур!

Кайбер очракларда ВИЧның кеше организмына үтеп керүен, үрчи башлавын туктатып калырга да мөмкин. Әйтик, сабый урамда комлыкта уйный, ди. Ә комга кемдер яңа гына кулланылган шприц ташлап калдырган. Бала әнә шул шприцны кулына алып, кадала. Бу очракта сабый организмына начар вируслар эләкмәсен өчен нинди чаралар күрергә?

  • Ярадан 2-3 тамчы кан чыгарырга кирәк.
  • Кулны агымсуда кер сабыны белән кат-кат юарга.
  • Яра урынын 70 процентлы спирт белән яндырып алырга һәм 15 минуттан соң әлеге процедураны кабатларга.
  • Аннан соң ярага йод сөртеп, лейкопластырь белән ябыштырып куярга.
  • Кичекмәстән, 72 сәгать эчендә СПИД үзәгенә барып, табибка күренергә, ул биргән киңәшләр буенча препаратлар эчә башларга кирәк.

   Вирус кеше организмының иммун күзәнәгенә 72 сәгать эчендә барып ирешә, дип санала. Бу вакыт узгач, кеше ВИЧ-инфекцияне инде йоктырган була.

        Әгәр СПИДлы кеше белән элемтәдә булдым дигән дигән шигегез  туса,  кичекмәстән кан анализы тапшырыгыз.

Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас