

Башкортстанда быел ике кеше кызамык (корь) белән чирләгән. Алар икесе дә – балалар һәм елның беренче яртысында чирләп терелгәннәр.
Әйтергә кирәк, соңгы ике елда бу чир белән авыручылар булмаган. Соңгы тапкыр республикада кызамык белән чирләү очрагы 2019 елда теркәлгән. Ул чакта 13 кешегә кызамык диагнозы куелган, аларның дүртесе – балалар. 2018 елда бу чир белән авыручылар тагын да күбрәк булып, 35 кешегә җиткән иде. Аларның 13е – 14 яшькәчә балалар.
Быел Идел буе федераль округында кызамык диагнозы барлыгы 4 кешегә куелган. Башкортстаннан тыш, Татарстан һәм Марий Элда берәр кеше әлеге чирне үткәргән.