Сәламәтлек
26 ноябрь 2022, 15:03

Яман шешне ничек кисәтергә?

Яман шеш (рак) авыруының иң куркыныч ягы шул: башлангыч стадиядә аның бернинди билгеләре дә булмый.

Яман шешне ничек кисәтергә?Яман шешне ничек кисәтергә?
Яман шешне ничек кисәтергә?

Яман шеш күзәнәкләре – организмның сәламәт күзәнәкләре, әмма канцероген факторлар тәэсире нәтиҗәсендә яман шешкә әвереләләр. Организмның иммунитеты көчсезләнү белән алар интенсив рәвештә бүленә башлыйлар, сәламәт күзәнәкләрне үтерә барып, үз ишеләрен арттыра баралар һәм әкренләп организмның башка сәламәт күзәнәкләрен юк итә башлыйлар. 
Яман шеш үзен сиздерә башлагач инде соң була. Бу авыруның яше юк, ул яшьләр, хәтта балалар арасында да очрый.
Бүгенге көндә яман шешнең 100 дән артык төре билгеле. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә. Ул бигрәк тә хатын-кызларда очрый. Төп сәбәбе – кирәгеннән артык кояшта кызыну. Яман шеш статистикасының икенче баскычында үпкә яман шеше тора. Бу әгъзада рак күзәнәкләре аеруча актив үрчи, кан әйләнешенең тизлеге аларның тиз таралуына китерә. Әлеге чир тәмәкечеләрдә һәм хроник бронхитлыларда еш очрый. Шуның өчен һәр кеше елына бер тапкыр флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Өченче урында – сөт бизләрендәге яман шеш. Ул күбрәк хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Бу мастопатия китереп чыгара, соңгысы турыдан-туры яман шешкә әверелергә мөмкин. Башка сәбәпләр дә бар. Ракны башлангыч этапта ачыклар өчен хатын-кыз, күкрәген капшап карап, үз тикшерүен үткәрергә тиеш. Шикле каты төерләр тойса, кичекмәстән табибка күренү мөһим. Юан, туры эчәклекләрдә һәм хатын-кызларның җенси органнарында яман шеш авырулары да еш очрый. Беренче очракта чир күпчелек дөрес тукланмау аркасында килеп чыкса, икенчесендә шешкә “гомер” бирүче папиллома вирусы сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да һәр хатын-кызга елына ике тапкыр гинекологка күренү мәҗбүри. 
Әгәр тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә бәвел чыгару кыенлашса, кичекмәстән онкологка күренергә кирәк. 
Авыру билгеләре организмның кайсы урында булуына карап, төрлечә булырга мөмкин. Әгәр ашказанында икән – аппетит югалу; үпкәдә икән – озак вакытка сузылган какырык бүленеп чыгу; бавырда икән – кешенең тәне саргаю; башта икән – дарулар кабул иткәч тә, авырту басылмау кебек билгеләр кешене “миндә яман шеш түгел микән“ дип сагайтырга тиеш. Ашказаны яман шеше авыруның мәкерлелеге шунда, аны алдагы стадияләрендә белеп булмый. Шеш үсеп, ашказанындагы тукымаларны зарарлагач кына аның симптомнары беленә башлый: кешедә ризыкка, аеруча иткә тартылу юкка чыга, аппетит кача, аз гына ашау белән эч авырта, косасы килә башлый. Кеше аз ашый, тамагы тук кебек хис итә. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. Азканлылык башланып, кешенең йөзе дә күзгә күренеп агара. 

 45-50 яшьтән башлап, даими рәвештә табибка күренеп торырга, кирәкле тикшерелүләрне узарга кирәк. Ир-егетләргә елына бер тапкыр булса да ПСА (простата-специфический анализ) га кан анализы бирергә киңәш ителә. Хатын-кызлар маммография узарга, аналык муенсасында рак булу-булмауны ачыклау өчен цитология анализы тапшырырга, ягъни вакытында диспансерлаштыру узарга тиеш. Һәркем елга бер тапкыр эчке органнарга ультратавыш тикшерелүе, флюорография, 2-3 елга бер тапкыр гастроскопия, 3-5 елга бер тапкыр колоноскопия узарга кирәклеге хакында онытмасак иде.

 

Чыганак:rg.ru

Фото: rg.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас