

Уфаның “Мир печати” нәшриятында “Неврология в дерматологии” дип исемләнгән китап басылды. Бу китапның авторлары зур тәҗрибә туплаган неврологлар: Нәсимә Талип кызы һәм Марат Мансур улы Хәйдәровлар. Әлбәттә, медицина өлкәсенә караган китаплар күпләп басыла. Әлеге басманың үзенчәлекләре турында без Марат Мансур улының моның турында үзеннән сөйләтергә булдык.
-Галим статусында булмасагыз да, ни өчен тире авыруларын күрсәтүдә неврология фәнен күтәрдегез?
-Күп тире авырулары нерв системасы көйсезләнүе аркасында барлыкка килә, яки, киресенчә, – тире авырулары булганлыктан, кешедә невроз кебек чирләр янәшә тора. Мондый чирләр турында дерматологиянең фәнни-гамәли чыганклырында инде йөз елдан артык мәгълүмат тупланып килә. Бөек ачышлар ясалган очракта бу даирәдә Нобель бүләге дә биргәләп торалар, әммә күп кенә табиб-неврологлар болар белән аз таныш, чөнки алар күбесенчә неврология фәне турындагы чыганакларны укый. Кайсы укый, кайсы чирлеләрне кабул итүдән аерыла алмыйча, көне-төне 1,5 ставкадан артык эшләгәнгә, яңалыклар белән танышып та өлгерә алмый.
Без, кул астында булган дерматология чыганакларыннан неврология белән бәйле тире авыруларын бөртекләп җыеп һәм системалап тезеп, медикларга һәм әлеге тема белән кызыксынучыларга тәкъдим итәргә булдык.
Тире авыруларын һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен төгәлрәк белеп дәвалауда неврологлар, психотерапевтлар дерматологларга зур ярдәм күрсәтә ала. Мондый тематикалы китап Рәсәйдә, мөгаен, беренче тапкыр чыгадыр дип уйлыйм. Китап күләмле, ул 438 биттән тора.
-Медиклар өчен язылса да, башкалар да бу китаптан үзенә файдалы мәгълүмат таба аламы?
-Бу китап биология фәне белән бәйле һөнәр ияләренә дә кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйбыз. Инде пациент үзенең чирен тирәнрәк бәләсе килсә, һичшиксез, укып күп белем алачак. Тире чиреннән дәвалануда мондый пациент невролог, психотерапевт, табиб-психолог консультацияләренә рәхмәтле булачак. Чирләрдән саклануда профлактика гаять әһәмиятле икәнлеген укучы тагын да ныграк аңлар дип ышанам.
-Күп тире авырулары нерв системасы көйсөзләнүдән килә, дип әйтеп уздыгыз. Бу көйсезлек нидән килеп чыга?
-Чамадан ашкан, яки озак дәвам иткән стресс турында сүз бара. Күпчелек очракта, тумыштан адәм балаларының сәламәт тире белән яшәү мөмкинлеге бар. Һәм вак стресслар кичерсә дә, кеше чиргә бик бирешми. Организм, шул исәптән аның нерв системасы, үз-үзен саклый, хәтта кирәк кадәр сихәтләндерү сәләтенә ия. Стрессларның төрлесе була. Мәсәлән, чамадан ашкан психик стресстан тыш зарар китерерлек башка стресслар да бихисап: химик стресс, яшәү өчен акча җитешмәү, авыр физик эш, начар эш шартлары, йокы туймаганлык, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, тәмәке тарту, сыйфатсыз ризык белән туклану, аз хәрәкәтләнү, авыр климат шартлары һ. б.
Стресстан саклану өчен организмда бөер өсте бизе зур эш башкара. Ул өстәмә гормоннар бүлеп чыгара, бу биз эшчәнлеге белән гипофиз җитәкчелек итә. Ә гипофиз ул – нерв системасының бик мөһим өлеше. Зур, көчле стресстан саклауда организмның резервы чиксез түгел. Нәтиҗәдә, кешене сакларга тиеш булган гормоннарның хасил булып өлгермәве дә мөмкин. Шундый очракта чирләр башлана да инде. Эчке органнар авырулары гына түгел, ә шулар белән бергә кайсыбер тире чирләре дә килеп чыгарга мөмкин.
Бүлеп чыгару резервы бетүчәнлекнең бик ачык мисалы бар. Мәсәлән, суганны озак чистартканда берзаман күздән яшь чыгу туктап кала, чөнки яшь сыекчасы хасил булып өлгерә алмый, резервы бетә.
Бөер өсте бизен ныгыту өчен китапта медицина хезмәткәрләренә һәм пациентларга күп төрле киңәшләр бирелгән.
-Гафу итегез, Сез эндокринология өлкәсенә дә кереп киттегез шикелле...
-Бөер өсте бизенең мөмкинлекләре сүлпәнәю ул әле чир түгел, арыганлык кына. Моңа табиб та игътибар итмәскә мөмкин. Табиблар, гадәттә, кеше организмында чир формалашкач кына пациентны дәвалый башлый: монысы терапевт карамагындагы чир, монысы тире чире, монысы нерв чире дип, кешене белгечтән-белгечкә консультациягә җибәрә башлыйлар.
Арыганлык һәм чамадан ашкан стресс халыкара авырулар исемлегендә бар, әммә мондый диагноз белән дәваланган кешене күргәнем булмады. Чирнең сәбәпләрен күрсәткәндә, диагноз куйганда, әлбәттә, моны язарга онытмаска кирәк. “Батырга да ял кирәк”, дигән әйтемгә таянып, үзеңне сакларга өйрәнү мәслихәт. Гипофиз һәм бөер өсте бизе эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында белеп яшәгәндә, стресслардан дөрес сакланырга була. Һич тә булмаса, табибка чирләдем дип кенә түгел, ә “ял итә алмаслык арыдым, йончыдым, курку калды, кайгыга баттым, күңел төшенкелегенә бирелдем” дип кенә дә килергә ярый.
-Кайсы тире авырулары нерв системасы чирләре яисә нерв системасы эшчәнлегенең киеренкелеге белән бәйле, Марат Мансурович?
-Дерматологиядә нейроаллергодерматозлар төркеменә кертелгән чирләр бар. Исеменнән төшенергә була: “нейро”, “аллерго”, димәк, нерв һәм аллергия белән бәйле, “дерматоз”ны тире авырулары төркеменә кергән чирләрдән дип аңларга кирәк. Аларның күбесе сезнең колакка элек кайчан да булса кергәндер: кычыткан бизгәге (крапивница), экзема, нейродермит, атопик дерматит. Сәбәбе ачыклана алмаган башка кычытулар да бу төркемнән булырга мөмкин.
Чамадан ашкан стресслар белән бәйле башка төрле тире чирләре дә бар. Болар: псориаз, склеродермия, розацеа, кызыл яссы тимрәү (красный плоский лишай) һәм башкалар. Инфекциясез барлыкка килгән җәрәхәтләрнең бер төре – язва, ул нерв зарарланганнан да барыкка килә һәм, нерв системасын дәваламыйча, бу җәрәхәт төзәлми.
-Мондый тире авыруларын, бәлки, табиб-невролог та дәвалый аладыр?
-Төрле чамадан ашкан стресслардан сакланырга кирәклекне юкка әйтеп китмәдем. Стрессларга чыдамлылыкны көчәйтә торган чаралар да бар. Дәвамлы тире чире барлыкка килүнең нигезендә тирәнгә киткән күп биохимик үзгәрешләр ята. Нерв системасы аша ярдәм күрсәтү бу очракта дерматовенеролог кулланган күп ысулларның бер тармагы гына. Табиб-невролог, табиб-психотерапевт, табиб-психолог – дерматологның ярдәмчеләре. Дәвамлы, ягъни хроник тире чирләре кискенләшкән дәвердә неврологның роле бар, әлбәттә. Дерматолог кушкан күп дару һәм физиопроцедуралар – авыру кеше өчен үзләре үк чамадан ашкан стресс. Иң яхшысы, нерв системасын тире чире кискенләшмәгән, яки ремиссия вакытында ныгыту. Шулай дәвалану ремиссия вакытынозайтуга ярдәм итә.
Дәвамлы тире чирләренең үзләренә хас агымы бар. Мәсәлән, көчле стресслардан соң кан тамырлары һәм нерв системасына зарар килә. Бу очракта организмда бер-бер артлы биохимик үзгәрешләр башлана. Иммунитет хаталы эшли башлый. Бу биохимик тайпылышлар аркасында эчке әгъзалар һәм тире функциясе какшый, нәтиҗәдә – хроник тире чире барлыкка килә, яисә электән булган чир кискенләшә. Аннан, тире чиренә ия булу аркасында, кеше борчыла. Нык борчыганлык тагын бер чамадан ашкан стресс ул. Кешене киредән сәламәт хәлгә кайтару табиб тарафыннан да, пациент ягыннан да вакыт һәм зур түземлек таләп итә.
Без чыгарган китапның беренче бүлеге – “Нерв системасы биохимиясе”. Нерв системасының биохимиясен өйрәнүгә кереп киткәндә, электән ишетмәгән нәрсәләрне беләсең. Бәй, күп кенә гормоннар тиренең үзендә дә синтезләна икән бит. Гипофиздан тыш, күп төрле гормоннар һәм башка актив матдәләр кеше миенең башка урыннарында да синтезлана, хәтта арка миендәге биохимизм да тирегә тәэсир итә.
-Нәселдән я тумыштан булган тире чирләре нерв системасы халәте белән бәйлеме?
-Яралгы хасил булганда, бер күзәнәк – икегә, ике күзәнәк – дүрткә, алардан сигез күзәнәк була барганда, алар бүленә-бүленә бер чорда өч катлы яралгы хасил була һәм шуннан төрле биологик тукымалар формалашуына нигез салына. Тыштагы катлам – эктодерма, шул катламнан тире һәм нерв системасы хасил була. Шуңа да тире ягыннан проблемасы булган кешеләрнең нерв системасында, холыкында күп үзгәрешләр күрергә була. Димәк, моның нигезе ана карынында яралгы үсеше барганда ук салынган. Мондый кешеләр чирле дип исәпләнми, алар сәламәт кешеләр рәтендә, әмма аларның стрессларга чыдамлылыгы түбәнрәк дәрәҗәдә. Эшкә урнашканда, хәрби хезмәткә барганда, Төньяк киңлекләренә эшкә юлланганда мондый кешеләргә, үзләре сәламәт булсалар да, чикләүләр каралган. Һөнәр яки эш урынын сайлаганда табиб киңәшен искә алу кирәк.
Шуны ассызыклап үтәсем килә: кеше сәламәтлегенең нигезе күкәй күзәнәгеннән үк башлана. Тәмәке тарткан хатын-кызның күкәй күзәнәге һич тә сәламәт була алмый, хәтта авырга узгач, тәмәке тартмый торса да. Чөнки бу күзәнәкләр кайчандыр төтенләнеп өлгергән. Ир-атларга да әйтеп куясы килә: сәрхүш ирләрнең сперматозоидлары да исерек була. Бүгенге синтетикалы мөхиттә яшәгәндә һәм консервантлы азык ашаганда күзәнәк биохимизмына һәм яралгыга зарар китерерлек факторлар бик күп.
Генетика һәм мутация белән бәйле чирләр дә бар. Алар бик сирәк очрый. Нерв һәм тире чире белән бергә бер үк кешедә күзәтелгән кайбер очракларны китапка да яздык.
------------
-Башкортстан галимнәре тикшереп белгән мәгълүматлар китапта бармы?
-Алар күп түгел, ләкин бар. Башкортстанда узган гасырда эшләгән профессор, дерматолог Картамышев А.И., үзенең күзәтүләренә таянып, психотерапия ысулы белән тире авыруларынннан дәвалау буенча китап язган. Чирләрнең исемнәрен әйтмим, юкса кеше үзенең чирен күрү белән психотерапевтка юл алачак. Тире авыруларыннан нерв системасы хәләтен искә алып дәваланырга кирәк булганда, юлламаны тик дәвалаучы табиб бирергә тиеш. Димәк, психотерапия – ул дәвалау мөмкинлекләренең берсе.
Тире авыруларыннан котылуга психик киеренкелекләр дә комачаулый. Психотерапия болардан котылырга, я кайгыны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, нәтиҗәдә, организм күпмедер дәрәҗәңә табигый хәлгә кайта.
Безнең генетик программа миллион-миллиард еллар барган эволюция дәверендә безне сәламәт хәлдә тота, үз-үзен сихәтләндерә. Ходай биргән сәламәтлекне саклый белергә кирәк. Куәт җиткән чаклы илһамланып эшләү тирене дә, нерв ситемасын да сәламәт тота.
Нерв системасы төзек булса, тире авырулары сирәгрәк очрый. Тире чире барлыкка килсә дә, бу адәм чирдән җиңелрәк котыла, хроник тире авыруы була калса, чир сирәгрәк кискенләшә. Моны Башкортостанда эшләгән галим дерматовенерологлар күп фәнни хзмәтләрендә искә алып тора. Китапта җөмһүриятебезнең дерматолог-галимнәре чыганаклар исемлегендә күрсәтелгән.
Димәк, табигый юллар белән нерв сәламәлеген, чыдамлылыгын ныгытып торырга кирәк. Үкенечкә каршы, күбесенчә кеше чирләгәч кенә какшап беткән сәламәтлеген кайгырта башлый. Бүгенге катлаулы заманда һәр кешегә физик хәрәкәт, дөрес туклану, тире-нерв-психика-тән гигиенасы, канцероген һәм аллерген факторларны киметү, магнит кырларын, зарарлы нурларны чикләү турында туктаусыз уйлап яшәргә кирәктер.
-Китапта кызыклы вакыйгалар бармы?
-Аз. Бу фәнни телдә язылган китап бит. Сез кайгыдан чәч коелганын беләсез. Бер пациентта икенче зур кайгыдан соң яңадан чәч үсеп чыкканлыгы күзәтелгән. Булган хәлдер дип уйлыйбыз. Зур кайгы, күп тапкыр нык куркулар нерв системасының биохимизмын гына түгел, кеше миенең кайсыбер урыннарын хәтта кечерәйтергә мөмкин (“миемне корытасың” дигән шаян әйтем дә бар бит әле). Мондый ысулны дәвалауда кулланып булмый, әлбәттә. Шулай да шаманизмга антропологлар, этнографлар зур кызыксыну белән карый; бу тема буенча фәнни хезмәтләр дә басылып тора. Ләкин мин үзем медицинабызның урта гасырдардагыча булуын теләмим...
-Бу китапны сатуда күрергә буламы?
-Китап 50 данә тираж белән басылды. 10 китап авторларга бирелде. Калганнары, халыкара шифр астында булгач, нәшрият тарафыннан алдан билгеләнгән исемлек буенча Россия китапханәләренә почта аша җибәрелә. Кулга тотып уку өчен, заявка бирергә була, аның адресы «pedkniga@inbox.ru». Гаризалар күп булса, бастырып жибәрәбез диделәр. Туплаган белемне яшереп тотмыйбыз. Бик аз, сизелмәслек, орфографик хаталы электрон вариантын, табибларга, әгәр кирәк булса, бушка, түләүсез бирәбез. Белем алу өчен бу бик җитә.
-Гәзит укучыларга ниләр теләр идегез?
-Соңгы елларда чирне дәвалау дигән сүзләр еш кулланыла башлады. Бу бик зур хата. Чирдән дәваланыгыз, чирләрдән котылу чарасын күрегез! Сәламәтлекне саклау – чирләрне өйрәнүдән тыш аерым бер фән тармагы, мондый гыйлемгә ия булыгыз!
Гөлара Арсланова әңгәмәләште.