Сәламәтлек
20 ноябрь 2022, 07:13

Чүпрә кайсы яклап та файдалы

Кан басымы күтәрелүдән интегүчеләр саны артканнан-арта бара. Аны химияле даруларсыз гына төшерү мөмкинме?

Чүпрә кайсы яклап та файдалыЧүпрә кайсы яклап та файдалы
Чүпрә кайсы яклап та файдалы

Кан басымы күтәрелүдән интегүчеләр саны артканнан-арта бара. Аны химияле даруларсыз гына төшерү мөмкинме?

   Мөмкин, дуслар! Монда безгә халык медицинасы рецептлары ярдәмгә килер. Менә шуларның берсе: кибеттә сатылучы 100 граммлы чи чүпрәне тигез 9 өлешкә бүлегез дә, һәркайсын аерым кәгазьгә төреп, суыткычка куегыз. Һәр көнне кич, ятар алдыннан, бер өлеш чүпрәне савытка салып, шуңа бер аш кашыгы шикәр комы һәм чирек стакан  су  яки сөт салып, өстен таза чүпрәк белән ябып төнгелеккә калдырыгыз. Иртән торгач, шушы массаны ач карынга эчегез. Ярты сәгать вакыт  үтүгә, иртәнге ашны ашарга мөмкин. Шулай итеп, тугыз көн дәваланыгыз.

   Кирәк икән, 10 көн ял иткәннән соң, дәвалануны тагын кабатлагыз.

Фото: recept.photo

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас