

Спиртлы эчемлекләргә бәйлелек баш миендәге аерым юлларның чамасыз активлыгы белән бәйле, дип белдерә галимнәр. Димәк, әгәр без бу юлларны япсак, аракыга бәйлелек тә юкка чыгачак...
Ниһаять, Америка галимнәре эчкечелекне дәвалауда яңа ысул уйлап тапкан. Алкоголь куллану белән бәйле тайпылыш, чынлыкта, хәтернең өйрәнү һәм эше процессы. Алкоголь – ул бүләк һәм хәтта без аны кабул иткән урынны бу бүләк беләй бәйле күз алдына китерергә өйрәнәбез,- ди тикшерүләр авторы, неврология профессоры Дорит Рот.
Эчкечелеккә бирелгән авыруларны коткару ике яңа молекулада, ди профессор. Аларны эшкә җигү – фильтр кебек эш итә һәм баш миенә патогеннарны һәм потенциаль зыянлы матдәләрне кертми. Әлеге вакытта яңа ысул өстәмә тикшеренүләр үтә, озакламый аны киң практикада куллана башларга җыеналар. Болай булса, эчкечелек зәхмәтенән котылу юллары ачылыр иде инде.
Фото: rstomat4.medgis.ru