Сәламәтлек
18 ноябрь 2022, 08:40

Лимон гына димәгез

Без белмәгән серләре бар.

Лимон гына димәгезЛимон гына димәгез
Лимон гына димәгез

Лимон судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйли, тукымаларны тукландыра торган С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай.

Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалый торган һәм косметик чара булып санала.

*Ангина вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.

*Йөткергәндә тигез күләмдә бал, лимон суы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

*Томау төшкәндә борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон суы тамызасың.

*Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон суы кушылмасы — иң яхшы чара.

*Гипертониядән интегүчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

*Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен әрчисең һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

*Күңел болганганда лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.

*Ишетүне яхшырту өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.

*Йөрәк-кан тамырлары. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның эластиклыгын арттыры.

*Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суы белән ышкыйсың. Суы кипкәч, оек киясең.

*Борын канаганда борын тишегенә лимон суы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

Чыганак: shahrikazan.ru

Читайте нас