Сәламәтлек
18 ноябрь 2022, 10:10

Иртән нинди чәй эчәсең?

Мондый чәйне файдалы дип саныйбыз...

Иртән нинди чәй эчәсең?Иртән нинди чәй эчәсең?
Иртән нинди чәй эчәсең?

Күпләребез иртәнге чәйне куе һәм шикәрле итеп эчәргә ярата. Мондый чәйне файдалы дип саныйбыз. Ләкин башка фикерләр дә бар икән.

   Шикәрле чәй эчкәннән соң баш, чынлап та, ачылып киткәндәй була, яхшырак эшли башлый, чөнки канга шикәр тиз сеңә. Әмма канда шикәрнең кинәт артып китүенә организм шунда ук җавап бирә – ашказаны асты бизе шикәрне зарарсызландыручы инсулин гормонын бүлеп чыгара. Шуңа күрә дә 10 минуттан ук кандагы шикәр дәрәҗәсе бик нык кими һәм ачыгу, арыганлык тойгысы барлыкка килә, баш яңадан начаррак эшли башлый.

   -Шуңа күрә дә, шикәрле чәй белән мавыкмыйча, чикләвек, җиләк-җимеш, эре оннан пешерелгән икмәк ашау яхшырак,- ди табиблар.  Чөнки аларда шикәрнең кушылмалары дип аталучы матдәләр бар. Шулар канга әкрен генә сеңә һәм, шикәрнең микъдары кинәт түгел, ә әкрен генә күтәрелә. Нәтиҗәдә көч, эшкә сәләт кешедә озак саклана.

Фото: pikabu.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас