

Еш кына баланың укуда авырлык кичерүе һич тә ялкаулыктан түгел, ә баш миенең шул кагыйдәләрнең үтәлеше өчен җавап бирүче өлешләренең җитәрлек дәрәҗәдә үсеш ала алмавыннан була икән. Ә бит һәр укытучы моны белергә бурычлы!
Менә шулай итеп, кайчак балага “надан” дип мөһер сугып куялар да, баланың үзен дә, эшнең ни-нәрсәдә икәнен аңламаган әти-әнисен дә бик авыр хәлгә калдыралар. “Бергәләп тырышканда, балада укуга тартылу уятырга мөмкин,- ди белгечләр. Әгәр бала 12 яшькә җитмәгән булса, бигрәк тә! Бу яшькә кадәр әле кешенең баш мие сыгылмалы була һәм төзәтүләргә җиңел бирелә икән. Бары тик вакытында белгечкә күренергә кирәк!
Шунысы кызыклы, язган вакытта башның бөтен өлкәсе – маңгай, баш түбәсе, баш чүмече, чигә эшкә җигелә һәм алар чиратлашып шул язуның төрле баскычларына җитәкчелек итә икән. Әгәр боларның берсе генә тиешенчә эшләмәсә дә, баланың язуы “аксый” дигән сүз.
Фото: smartum.com.ua