

Билгеле булуынча, тәмәке тартуның организмга зыяны бик зур. Бу хакта балаларга, үсмерләргә, яшьләргә мәктәптә дә, гаиләдә дә кечкенәдән сөйләп, аңлату эшләре алып барыла. Күпләр тәмәке тартуның начар гадәт булуын аңлап үсәләр.
Тәмәке тарту җитди авыруларга, мәсәлән, үпкә яман шеше, хроник үпкә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә.
Бу чирләргә дучар булмас өчен тәмәке тартуны бөтенләй ташларга кирәк. Әмма күпләр аны ташлауны бик авыр кичерә, яки бөтенләй ташлый алмый. Сәламәтлек саклау өлкәсе алып барган махсус тикшеренүләрдән күренүенчә, тәмәке тартучыларның 60-80 проценты тартуны ташларга теләгән, яки берничә тапкыр ташларга тырышып караган, әмма ташлый алмаган. Һәм алар квалификацияле ярдәмгә мохтаҗ булуларын инкарь итмиләр. Хәзер бик күпләр мондый ярдәм сорап, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
Тәмәке тартуны ташлаган кеше үзенең сәламәтлегенә зур файда ясый. Чөнки соңгы тәмәкене тартканнан соң 20 минут вакыт үтүгә кан басымы нормаль хәлгә килә, аяк-кулларга кан яхшы килә башлый.
8 сәгатьтән соң кандагы кислород тупланышы нормальләшә. Тартылган соңгы сигареттан соң ике тәүлек үтүгә ис һәм тәм сизү яхшыра.
Бер атнадан бит тиресе матурлана, тиредән, чәчтән начар ис килү бетә. Бер айдан инде тын алулар җиңеләя, хәлсезлек, арулар, баш авыртуларның эзе дә калмый, бигрәк тә иртәнге көчле ютәлләр борчымый башлый. Ярты елдан кешенең пульсы яхшыра, төрле спорт белән шөгыльләнү теләге туа.
Тәмәке тартуны ташлап, бер ел үтүгә, тартуны ташламаган кешеләр белән чагыштырганда коронар йөрәк авырулары белән чирләүләр яртылаш кими.
Тәмәке тартуны ташларга теләге булганнар врач-наркологтан консультация алала.
Медицина статистикасыннан күренүенчә, тәмәке тартучылар үзләренең гомерен 5-10 елга кыскарта. Шулай булгач, шушы начар гадәт белән дус булып гомерегезне куркыныч астына кую кирәкме соң? Уйлагыз һәм нәтиҗә ясагыз. Сәламәтлегегез үз кулыгызда булуын онытмагыз.
Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.