Сәламәтлек
14 ноябрь 2022, 10:30

44 кешегә органнар күчереп утыртканнар

Ел башыннан алып Башкортстан хирурглары  органнар  – йөрәк, бавыр, бөерләр – трансплантациясе  ярдәмендә 44 пациент гомерен саклап калганнар. Бу хакта хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Републикада югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүне бәяләп, ведомство башлыгы аның халык өчен тагын да якынрак булуы турында белдерде. Мондый операцияләрне көтү срогы кыскарган. Моның сәбәбе – соңгы 10 елда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче оешмалар санының 7 тапкырдан да күбрәк артып 38гә җитүе.

Ел саен барлык төр финанслау исәбенә югары технологияле медицина ярдәме алучылар саны арту күзәтелә. Мисал өчен, былтыр аны 30 меңнән артык пациент алган.  2020 ел белән чагыштырганда бу 12 процентка күбрәк. Югары  технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә бүленгән финанслауның гомум күләме 5 миллиардка якын тәшкил иткән. 2021 ел белән чагыштырганда бу 9 процентка артыграк”, – дип өстәде Айрат Рәхмәтуллин.

2022 елның 9 ае эчендә  28 меңнән артыграк пациентларга югары технологияле медицина ярдәме өлкәсенә кагылышлы операцияләр ясалган. Мондый ярдәм күрсәтүнең шактый өлеше – 43 проценты – йөрәк-кан тамырлары  хирургиясенә туры килә. Шартлы икенче урында травматология белән ортопедия – 21 процент – килә. Аннары онкология белән офтальмология – 6 һәм 5 процент. Арытаба нейрохирургия, педитария һәм абдоминаль хирургия (корсак куышлыгы органнары җәрәхәтләре һәм авыруларын дәвалау).

Төбәктә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне перспективалары хакында  сүз йөртсәк, офтальмология профиле буенча оешмалар санын арттыру планлаштырыла. Берничә медицина оешмасы әле лицензия алу процессы белән шөгыльләнә. Быел 9 ай эчендә офтальмология  профиле буенча 1500 кеше югары технологияле медицина ярдәмен алды”, – дип өстәде сәламәтлек саклау министры.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас