Сәламәтлек
12 ноябрь 2022, 16:08

Диабет башланганын ничек белергә?

Сиздермичә килгән чирләрдән дә, яманы юк.

Диабет башланганын ничек белергә?Диабет башланганын ничек белергә?
Диабет башланганын ничек белергә?

Диабет белән авыручылар саны елдан - ел арта бара. Моның сәбәбе нәрсәдә?

Диабетның беренче билгеләре нинди? Авыруны махсус анализларсыз үсә баруын аңларга мөмкинме?  Кешедә диабет булса, кандагы шикәр күләме арта, шуңа күрә кан куера. Иң беренче ысул, канны сыеклар өчен көненә кимендә 2 литр чиста су эчәргә кирәк.

Әгәр дә, сез,  яки балагыз гел су эчәсе килеп торса шикәр дәрәҗәсен тикшерү өчен кан анализы бирергә кирәк. Әгәр дә бик еш бәвел бүленә башласа, шулай ук  юктан хәлсезлек тойсагыз борчылырга урын бар. Бу 2-нче типтагы диабет башланган дигән сүз. Диабет башланганда бер җирегез авыртмаса да юктан усалык барлыкка килә, тән кычына башлый. Моннан тыш, җенес органнарының даими ялкынсыну авырулары кандагы шикәрнең югары булуын күрсәтергә мөмкин. Авыз куышлыгында татлы тәм тою кешедә шикәр диабеты булуын күрсәтә. Бу кандагы глюкоза дәрәҗәсенең артуы белән бәйле. Әйткәндәй, авыздагы ачы тәм дә бавыр һәм калкансыман бизнең авыру билгесе булырга мөмкин.

Диабеттан саклану өчен диетаны үзгәртергә кирәк. Гади шикәрләргә бай булган ризыкларны куллануны киметергә кирәк һәм кайбер очракларда аларны тукланудан тулысынча бетерергә кирәк. Моннан тыш, медицина белгечләре диабет куркынычын киметү өчен күбрәк протеин ашарга киңәш итәләр. Диабет башланса, баллы ризыклардан тыш  ак икмәк ашарга да ярамый. Ашарга ярамый торган ризыклар исемлеген күрсәң салкын су белән кара икмәккә генә күчәргә кала икән дип уйларсың...

Иң борчыганы шул, диабет үзе белән ияртеп бик күп башка чирләр башлангычы булып тора.

Чыганак: medicina.ru

Фото: spb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас