

Сорау:
Авылда яшибез, кечкенә 3 балабыз бар. Алар җәй буена гел урамда, бакчада уйный. Шуңа да организмнарында төрле суалчаннар юкмы икән дип бик борчылам. Даруханәдән химияле дарулар аласым килми, бәлки, “Сихәт” битләрендә берәр халык медицинасы рецепты тәкъдим итәрсез?
Лена, Дәүләкән районы.
Җавап:
Рецептлар күп һәм төрле, Лена. Бүген без сезгә организмда булган хәшәрәтләрдән котылу өчен әрвә рецептын бирергә булдык.
1 аш кашыгы вакланган әрвә (пол-пала) үләненә 1 стакан кайнап чыккан су коеп, су мунчасында 15 минут кайнатыгыз да, сөзегез.
Төнәтмәне ашар алдыннан, көнгә ике тапкыр, җылы килеш эчегез. Өлкәннәргә – ярты стакан, балаларга чирек стакан эчәргә була. Шулай ике атна буена дәваланыгыз.
10 көннән тагын да бер курс үтәргә киңәш ителә.
Фото: tuapsevesti.ru