Сәламәтлек
5 Ноября 2022, 13:20

Кара миләш

Бу җимешнең файдасы турында.

Кара миләшКара миләш
Кара миләш

Кара миләшнең сәламәтлеккә файдасы бар. Кан басымы күтәрелүдән интегүчеләр бихисаптыр. Тигез нисбәттә пыяла банкага салынган кара миләш, балан һәм балдан торган катнашмагыз суыткычта торса, йөрәк калтыранып, үзен сиздерә башлауга, шуның бер аш кашыгы кадәрен бер чынаяк кайнаган җылы суга салып эчеп җибәрсәгез, тиз арада кан басымыгыз нормага килер. Югарыда аталган табигый сихәтләндерү чаралары белән дус булсагыз, гипертония чире ишегегезне шакымас.

Арония (кара миләш) җимешләре органик кислоталарга, С, РР, Е, К витаминнарына, җиңел үзләштерелүче глюкозага, йодка , Р- актив, дубиль матдәләргә бай. Шунлыктан аны яман чир белән авыручыларга нур терапиясе алганда куллану отышлы, ул нурланыш авыруыннан газапланучыларга аеруча файдалы санала. Аның белән хәтер начарлану, ашказаны ялкынсыну чирләрен дәвалыйлар, кан киткәндә кулланалар.

Арония сихәтле булса да, теләсә кемгә аны кулланырга ярамый,чөнки ул канны куерта. Түбән кан басымыннан иза чигүчеләргә, тромбофлебит белән авыручыларга, ковидтан соң каны куерудан интегүчеләргә кара миләш ашау тыела.

Читайте нас