Сәламәтлек
4 ноябрь 2022, 17:40

Керфек үстергәнегез бармы?

Үстерелгән керфек белән уңайлы, иртән бизәнеп торасы юк, диләр гүзәл затлар.  

iab-diva.ruiab-diva.ru
Фото:iab-diva.ru

Керфек үстерүнең ние бар инде, дияр хатын-кызлар, хәзер  бу процедураны күпләр хәтта даими эшләтеп тора.  Әмма  керфек үстерү күзләр сәламәтлегенә начар тәэсир итәргә мөмкин, кайсыбер очракларда сукыраюга кадәр. Бу хакта әйдәүче офтальмолог, медицина фәннәре докторы Владимир Агеев  белдерә.

Табиб сүзләренчә,  үстерелгән керфекләр күз кабагын җәрәхәтләргә һәм төрле ялкынсыну процессларына дучар итәргә мөмкин. Шул ук вакытта офтальмолог әйтүенчә, керфекләрне ябыштыра торган җилем аеруча хәвеф белән яный, күзгә кергән очракта ул мөгез катлавының (роговица) ялкынсынуына – кератит авыруына –  китерергә мөмкин.

“Бу бик җитди авыру,  ул күзнең мөгез катлавы тоныклануннан һәм күз күрүчәнлеге кимүеннән гыйбарәт, хәтта сукыраю очраклары да теркәлгән”, – дип кисәтә Агеев.

Белгеч шуны да өсти: үстерелгән керфекләр күз кабагының керфекле кырыен җәрәхәтләргә мөмкин, ул очракта күз яше пленкасын булдыра торган кечкенә  бизләр функциясе бозылачак. Бу очракта күз алмасын дымландырып торучы күз яше сыекчасы күләме кими, һәм “коры күз синдромы” барлыкка килә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас