

Башкортстан Хөкүмәте рәисе Андрей Назаров икътисад һәм социаль өлкәгә ярдәм итүгә кагылышлы федераль яңалыклар белән бәйле берничә йөкләмә бирде.
«Русия Хөкүмәте карары белән узган атнада инновация эшчәнлегенә дәүләт ярдәме алучыларның бердәм реестры булдырылды. Мондый эшчәнлеккә ярдәм алган предприятиеләр яки компанияләр яңа проектны тормышка ашырганда янә ярдәм алу өчен документларны кабат тапшырырга тиеш түгел. Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгыннан әлеге реестрга тиешле республика предприятиеләрен кертүне тәэмин итүне сорыйм.
Төбәкләрдә электрон эшләнмәләрне проектлауның кече һәм урта үзәкләрен булдыруга 1 миллиард сум бүлеп бирелә. Бу акчалата ярдәм мондый продукция җитештерү өчен дә, аны өстенлекле базарларга чыгару өчен дә каралган. Шул уңайдан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгыннан бу эшкә керешүләрен һәм әлеге максатларга федераль акча җәлеп итүләрен сорыйм.
Кече һәм урта эшкуарлык оемаларын электр челтәрләрен тоташтыру вакыты 85 көннән артмасуа тиеш.
Урта медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы төбәк буенча уртачадан ким буласка, ә табибларныкы уртачадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Моның өчен ил казнасыннан 85 миллиард сум бүлеп бирелә. Безнең республика 1,5 миллиард сум алачак”.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru