

Кеше тыныч чакта пульс югары булса, ул сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра. Йөрәк тибешен даруларсыз гына түбән төшерү алымы бар, моның өчен сулыш күнегүләре ясарга кирәк, ди “СМ-Клиника” үзәге кардиологы Наталия Золотарева.
Көтмәгәндә генә йөрәк кага башлаганда (приступ булганда) тирән сулыш алу техникасын кулланырга мөмкин: 5-8 секунд эчендә сулыш алырга, аны 3-5 секунд тотып торырга, аннары 5-8 секунд эчендә акрын гына сулышны чыгарырга.
Икенче тапкыр эшләгәндә ким дигәндә 3 мәртәбә түбәндәгечә кабатларга кирәк: 4кә кадәр санап суларга, 7гә кадәр санап, сулышны тотып торырга һәм 8гә кадәр санап, сулышны чыгарырга.
Моннан тыш, импульс югары булганда, каротид артериясенә (сонная артерия) әкрен генә массаж ясарга, ютәлләп алырга яки битне салкын суга тыгарга мөмкин.
Әгәр югарыда әйтелгән ысуллар ярдәм итмәсә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Чөнки йөрәкнең еш тибеше тахикардия булырга мөмкин, дип аңлата Золотарева.
Пульсны нормада тоту өчен спорт белән шөгыльләнергә, җитәрлек йокларга, сәламәт тукланырга һәм кофеин куллануны контрольдә тотарга кирәк, ди табиб.