Сәламәтлек
30 октябрь 2022, 15:19

Бездәге көзге үзгәрешләр...

Көз көне безнең организм җәйгә караганда башкача эшли. Гел йоклыйсы килә, тән авырлыгы ай саен бер килограммга арта, психосоматик үзгәрешләр көчәя. Әйдәгез, ни өчен шулай булганын һәм хәлне үзгәртергә мөмкинме-юкмы икәнен карыйк.

Көз көне безнең организм җәйгә караганда башкача эшли. Гел йоклыйсы килә, тән авырлыгы ай саен бер килограммга арта, психосоматик үзгәрешләр көчәя. Әйдәгез, ни өчен шулай булганын һәм хәлне үзгәртергә мөмкинме-юкмы икәнен карыйк.

Узган гасырның 1960-нчы елларында немец психологы Юрген Ашофф кешенең көндәлек ритмнарын өйрәнү өчен берничә тикшеренү үткәрде. Эксперимент программасы өч-дүрт атна дәвам итте. Бу вакыт эчендә катнашучылар җир асты бункерында яшәде. Тору шартлары бик уңайлы, өстәвенә, аларны бернәрсәдә дә чикләмиләр — алар үз белеме, уку, хобби һ.б. белән шөгыльләнә алды. Аларга нибары  бункердан читкә чыгу тыела. Алар үзләре теләгән вакытта утны сүндерә һәм йокларга ята. Уянганнан соң, экспериментта катнашучылар гадәти эш белән шөгыльләнә, сәгать укларының ничәдә икәнен генә белми. Шул ук вакытта галимнәр аларның физиологик күрсәткечләрен даими контрольдә тота. Эксперимент тәмамлангач, аларның вакытлары бер сәгатькә кыскара. Бу факт исбатлады, һәр кешенең үз организм ритмы бар.

Көзен кеше ритмнары үзгәрә, чөнки көн кыскара. Нәтиҗәдә, организмда күбрәк мелатонин — гормон җитештерелә. (Ул йокы һәм уяну режимын көйли.) Менә авыр уянуның төп сәбәбе.  Инде 19.00 сәгатьтә баш белән одеял астына күмелеп йоклыйсы килә.

«Караңгылангач» йокыга чумган попугайга охшамас өчен, йокы гигиенасын сакларга тырышыгыз: бер үк вакытта йоклагыз һәм бер үк вакытта уяныгыз. Хәтта ял көннәрендә дә көчле һәм кыю булыгыз-билгеләнгән графиктан чыкмагыз.

Серотонин синтезы кими

Серотонин-кеше миенең нейротрансмитеры, аның төп функциясе-нерв импульсын тапшыру. Ул йокыны, хәтерне, ашау, эмоциональ реакцияләрне көйләүдә актив катнаша. Әгәр дә организмда серотонин күләме кими икән, авырту системасының сизгерлеге арта.

Табиб-психотерапевт Елена Карачун сүзләренчә, кеше бу хәлгә әкренләп керә. «Башта энергиясе кими, ялкаулык, ваемсызлык барлыкка килә, нәрсә белән булса да шөгыльләнү теләге юкка чыга. Аннан соң физик симптомнар барлыкка килә: йөрәк тибеше арта, йокы сыйфаты начарлана, яисә киресенчә, аппетит арта, еш баш авыртуы күзәтелә.»

Метаболик тизлек үзгәрә

Туклану фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Николаевна Григорьян сүзләренә караганда, «сезонлы» килограммнарга каршы көрәшнең бер ысулы-организмдагы алмашу процессларын тизләтү: «Азык-төлеккә аксымнар, аерым алганда, аз майлы сөт продуктлары керә, алар рационның гомуми күләменең 20-35% тәшкил итәргә тиеш. Ит һәм бавыр да ашарга кирәк, чөнки аларның составында кислород белән тәэмин итүче тимер күп», — дип сөйли Ольга Григорьян.

Көз көне организм җылылыкны саклау һәм җитештерүгә күп энергия сарыф итә, ә мускул эшенә көчләр калмый диярлек. Тискәре нәтиҗәләрдән саклану өчен диетага күбрәк җиләк - җимеш кертергә кирәк. Борыч, груша, алма, кавын, кабак — табигать бүләкләрен максималь кулланыгыз.

Бездәге көзге үзгәрешләр...
Бездәге көзге үзгәрешләр...
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас