

Аның белән авыручылар саны кимесә дә, коронарирус диагнозы куелган якташларыбыз шактый шул әле. Мәсәлән, 28 октябрьгә ул 264 кешедә теркәлгән.
Гомум алганда, чир тарала башлаган көннән алып, КОВИД-19 белән 329797 кеше чирләргә өлгергән. Бүгенге көндә стационарларда 201 кеше дәвалану курслары үтә, шуларның 131е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
КОВИД-19дан әлеге көнгә 3387577 кеше вакцина ясатырга өлгергән. Бу вакциина ясатырга тиешле бар халыкның 136,3 проценты). Вакцинацияне тулысынча үтүчеләр – 3198455 кеше (1 һәм 2 компонент). Бер тәүлек эчендә 10014 кеше вакцина ясаткан.
Ревакцинация ясатучылар – 918274 кеше.
Фото: gmsclinic.ru