Сәламәтлек
28 октябрь 2022, 06:35

Баш миенә кан савудан сак булыгыз!

29 октябрь – Бөтендөнья  инсультка каршы  көрәш көне.

Баш миенә кан савудан сак булыгыз!Баш миенә кан савудан сак булыгыз!
Баш миенә кан савудан сак булыгыз!

Ел саен 29 октябрь Бөтендөнья  инсультка каршы  көрәш көне буларак билгеләнә. Соңгы берничә елда  бу чир аеруча нык  баш калкыта. Аны  ничек булдырмаска?

Инсульт – баш миенә кан саву дигән сүз. Ул үзаллы күренеш түгел,төп авыруның кискен катлаулануы. Димәк, авырмас өчен иң элек сәбәпче чирләрне кисәтергә һәм дәваларга кирәк.

Ишемик инсультка китерүче чир – атеросклероз. Геморрагик инсультка кан басымының югарылыгы сәбәпче. Шулай ук  баш миендәге кан әйләнешенең бозылуына китергән күп факторлар арасында иң таралганы – тәмәке тарту. Мондый кешеләрдә  инсультка дучар булу куркынычы югары.

Инсультка китергән башка сәбәпләр: аз хәрәкәтле яшәү рәвеше һәм балансланмаган туклану, стресс, алкогольне, тозлы ризыкларны чамадан тыш куллану, гипертония, шикәр диабеты, атеросклероз авырулары. Электән кичергән  баш сөяге-баш мие травмалары һәм нерв системасы авырулары ; электән кичерелгән инсульт һәм башкалар.

Инсультны авыруны булдырмау өчен  табиблар киңәшенә колак салыгыз:

-табибка даими күренегез һәм  диспансеризация үтегез, чара 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар өчен 3 елга 1 мәртәбә, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 3 елга бер тапкыр үткәрелә.;

-даруларны табиб билгеләгән дозада гына кабул итегез;

-яшәү рәвешен үзгәртегез: никотиннан баш тартыгыз, аз холестеринлы азыклар кулланыгыз, хәлегездән килгән кадәр физик күнегүләр белән көн саен шөгыльләнегез, стресс кичермәскә тырышыгыз;

-гади азык-төлек составында булган матдәләр дә инсульт булдырмас өчен ярдәм итә.

Артериаль гипертензия, ягъни, югары кан басымы хәзерге көндә киң таралган авырулар исәбенә керә.Шунлыктан кан басымын даими үлчәү – иң  мөһим диагностикалау чараларының берсе. Ә инде кан басымын үзаллы үлчәү авыру барышын даими контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

Сәламәт булыгыз!

Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас