

Яңа тикшеренүләрендә ачыклануынча, йокы туймаса, иммунитет өчен җаваплы булган күзәнәкләрга нык зыян килә икән.
Йокы туймау - зыянлы дигән сүзләрдән без инде курыкмыйбыз - ярты төнгә кадәр социаль челтәрләрдә утырабыз яки телевизор карыйбыз, укыйбыз. Ә бит ул җитди проблемалар китереп чыгара - организм какшаса, кеше вакытыннан алда картая башлый.
Нью-Йорк галимнәре Бостондагы коллегалары белән тикшеренү үткәргәннәр. Белгечләр йокы туймаган вакытта кан әйләнеше һәм иммунитет өчен җавап бирүче күзәнәкләрдә геннар эшләвен тикшергәннәр.
Операция өстәлендә баш миен ачкан килеш, кешене бер уятып, бер йоклатып булмый, шуңа күрә лаборатория тычканнарында тәҗрибә үткәргәннәр. Билгеле булуынча, кешеләрдә дә һәм тычканнарда да йоклаган һәм уянган вакытта организмдагы үзгәрешләр бик охшаш.
Галимнәр нәрсә ачыклаган? Йокы килгәндә гематопоиэтик тамыр күзәнәкләрендәге геннар эшчәнлеге бозыла. Бу иммун системасы формалашуына тискәре йогынты ясый. Шул ук вакытта ул ялкынсыну реакцияләре артуына булышлык итә. Ә ялкынсыну, үз чиратында, организмның тиз картаюына китерә. Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге бозыла, тиредә җыерчыклар барлыкка килә.Организмның, баш миенең тиз картаюы нәтиҗәсендә Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары иртә баш калкыта башлана.
Йокы туймаса, гадәттә, кәеф булмый, тормышның яме калмый, стресска биреләсең, юктан да агрессивка әйләнәсең. Чөнки организмда серотонин һәм допамин бүленүе тоткарлана. Ә аларны халык телендә шатлык һәм бәхет гормоннары дип йөртәләр.
Гомум алганда, кеше йокы дефициты белән озаграк яшәгән саен гомерен кыскарта бара. "Әлегә сәламәтлегегезне узегез ничек кенә ныклы дип уйласагыз да, төнге йокыгызны бүгеннән "тәртип"кә салырга тырышыгыз", - ди белгечләр. Ә сез инде моның өчен кичтән ничәдә ятып йокларга кирәклеген беләсез, шулай бит, дуслар!