

Гомум алганда, ел башыннан алып, төбәктә барлыгы 329,5 мең кеше КОВИД белән чирләгән. Әле стационарда 183 кеше дәвалана, аларның күбесе өлкән яшьтәгеләр.
Вакцинациягә килгәндә, “коронавируска каршы” вакцинаның ике компонентын да 3,193 миллион кеше ясаткан. Шуларның 4 меңнән артыгы – бер тәүлек эчендә.
Ә менә грипп һәм кискен респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны арта бара.
Үткән атнада 24061 кешенең грипп яки кискен респираторлы инфекцияләр белән авыруы теркәлгән. Авырган балалар саны чирләүчеләрнең 43,3процентын тәшкил итә.
21 октябрьгә кадәр республикада 1298911 кеше грипптан прививка эшләтергә өлгергән, бу Башкортстанда яшәүчеләрнең 32,4 проценты дигән сүз. Вакцина эшләтүне авыру мизгеле башланганчыга кадәр тәмамларга кирәк. Шулай ук халык күп булган урыннарда йөрмәү, маска куллану, шәхси гигиена таләпләрен үтәү турында