

Республика Башлыгы Радий Хәбиров әһәмиятле пост урнаштырган.
"Башкортстанлыларның күбесе фотода безнең медицина аксакалы, талантлы галим һәм хирург Вил Мамил улы Тимербулатовны таныр”, — дип язган төбәк Башлыгы.
“Бу фотография бүген Донбасс шәһәрләренең берсендә урнашкан операция бүлмәсендә ясалган.
Хәзерге вакытта һәркем үзе сайлау ясый. Кемдер тик утыра, кемдер дәшми кала, ә кемдер авырлыкларга, хәвефкә, өлкән яшьтә булуга карамастан, барысын да ташлап, нәкъ әле ярдәмгә мохтаҗлар белән күпьеллык медицина тәҗрибәсе һәм сәләте белән уртаклаша.
Рәхмәт, хөрмәтле Вил Мамилович! Батырлык таләп итүче хезмәтләрен башкаручы һәм Донбасста яшәүче ватандашларыбызны коткаручы барлык табибларыбызга һәм шәфкать туташларыбызга рәхмәт”, — дип язган республика җитәкчесе.