Сәламәтлек
26 октябрь 2022, 06:25

Бу ризыклар хәвефле икән

Кемнәр өчен?

fitohome.rufitohome.ru
Фото:fitohome.ru

Брокколи белән яшел тәмләткечләр составында  күп микъдарда канны куертучы К1 витамины бар, дип сөйли генетик-метаболист Светлана Перес де Монтес Ратхерик. Табиб “Доктор Питер” басмасына популяр һәм файдалы дип саналган ризыкларның кайсылары куе канлы кешеләр өчен хәвефле  булуын сөйләде.

Кан куе булу сәбәпле кеше организмы файдалы матдәләрне начар үзләштерергә мөмкин. Ул гына түгел,  кан куелыгы аркасында кислород җитешмәскә мөмкин, бу хәтта йөрәк өянәгенә китерә ала, дип аңлата генетик. Шуңа күрә куе канлы кешеләр яшәү рәвешләре һәм  туклануны һәрчак контрольдә тотарга тиеш.

“Кайсыбер ризыклар составында күп филлохинон (К1 витамины) – К витаминының төп диетик чыганагы – бар. Аны уйлап куллану кан китүне туктата, әмма шул ук вакытта канны да куерта”, – ди Перес.

Аның сүзләренчә, филлохинон терлек ризыкларында, кайсыбер терлек бавырында, тавык итендә бар. Әмма ул яшел тәмләткечләрдә дә бар – петрушка, шпинат, салат һәм брокколида. Ул гына түгел, бу ризыкларда ул иткә караганда да күбрәк. К витамины соя, зәйтүн, рапс майлары  составында да бар.

Шушы майлар кушылган яшелчә салатлары К витаминының тәүлеклек ихтыяҗының дүрттән өч өлешен тәшкил итә, дип сөйли генетик.  

Перес кан оешу сәләте бозылган кешеләргә йомырка сарысын, сыер маен, ферментлаштырылган соя ризыкларын саклык белән ашарга киңәш итә. Аларда К2 витамины бар, ул да канны куертырга мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас