

Башкортстанда грипп һәм кискен респиратор инфекцияләре белән авыручы кешеләр саны артканнан-арта бара.
Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, үткән атнада 24061 кешенең грипп яки кискен респираторлы инфекцияләр белән авыруы теркәлгән. Авырган балалар саны чирләүчеләрнең 43,3процентын тәшкил итә.
Үткән атна белән чагыштырганда, чирләүчеләр 9,1 процентка арткан.
21 октябрьгә кадәр республикада 1298911 кеше прививка эшләтергә өлгергән, бу Башкортстанда яшәүчеләрнең 32,4 проценты дигән сүз. Шул сәбәпле, ведомство грипптан вакцина эшләтүне авыру мизгеле башланганчыга кадәр тәмамларга, шулай ук халык күп булган урыннардан качарга, маска кулланырга, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә чакыра.
Гөлара Арсланова.
Фото: Башинформ.